Accessibility links

Ингушетиядә ике журналист сак астында кала


Назрань - Ингушетиядә кичә кулга алынган журналистларның икесе әле дә сак астында кала. Алар "Сердало" басмасы офисында чыккан янгынны төшергәндә кулга алынган. "Мемориал" кеше хокуклары үзәге хезмәткәре Екатерина Сокирянская сүзләренә караганда, журналистлар бинага ут төртүдә шикләнелә, кичә аларның берсе каты кыйналган, төннә ашыгыч ярдәм чакыртылган, аларга ашарга бирелми, дип хәбәр итте Сокирянская Азатлык радиосына.

Сак астында тотылганнарның берсе - "Новости" хәбәр агентлыгы, икенчесе - "Жизнь" газетасы хәбәрчеләре. Алар Ингушетия һәм Чечнядән.

Шимбә көнне Назраньдә оппозициянең урам җыенын таратканда тагын бер төркем журналистлар, шул санда Азатлык радиосы хәбәрчесе кулга алынган иде. Берничә сагәть сак астында тотылганнан соң аларны Владикавказга илткәннәр.
XS
SM
MD
LG