Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә 9 кеше әле дә сак астында


Назрань – Ингушетиядә шимбә көнне оппозиция митингы вакытында кулга алынган 9 кеше әле дә сак астында кала бирә.
Митингны оештыручы Магомед Евлоев сүзләренчә, алар тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнергә мөмкин.

Хокук яклаучы "Мемориал" үзәге мәгълүматенә караганда, Назраньда тоткарланганнар арасында ике журналист, Ингушетия һәм Чечня кешеләре бар. Алар "Сердало" гәзитенең бинасына ут төртүдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG