Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Арбат Престиж»ның Казанда бер генә кибете калды


МЕГА сәүдә үзәгендәге "Арбат Престиж" кибете
МЕГА сәүдә үзәгендәге "Арбат Престиж" кибете

Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында иң затлы саналган «Арбат Престиж» ислемай һәм косметика кибетләре Казанда уңышлы гына эшләп килсә дә, алар кинәт кенә ябыла башлады. Хәзер башкалада 5 кибеттән берсе генә калды.

Кулланучылар моны базардагы эчке көрәш белән бәйли. Имеш мондый кибетләр күп, ярышырга көчләре җитмәгән. “Арбат Престиж”ның Казандагы вәкилләре исә бу фикерне кире кага. Казанда кибетләр Мәскәү кушуы буенча ябыла, дип белдерде алар.

Икътисад белгечләре исә, бу ширкәтнең еллык табышы 500 миллион доллар икәнен һәм аның башкалар белән көндәшлек итәргә сәләтле икәнен аңлый, шуңа да кибетләр ябылуының сәбәбен “Арбат Престиж” челтәре хуҗасы Владимир Некрасовны кулга алуда күрә. Бу турыда федераль мәгълүмат чаралары инде берничә көн сөйли. Некрасовны 50 миллион сум салым түләмәүдә гаеплиләр.

Шул ук көнне Некрасов белән бергә Сергей Могилевич дигән кеше дә кулга алынган. “Российская газета” язганча, шушы кеше инде 15 елга якын федераль дәрәҗәдә эзләнгән икән. Бүгенге көндә аны халыкара дәрәҗәдә, шул исәптән Америка Кушма Штатларында да эзлиләр. Могилевич 18ләп исем белән йөргән һәм ул берьюлы Русия, Израиль, Маҗарстан ватандашы булып тора.

Русиянең эчке эшләр министрлыгы фикеренчә, «Арбат Престиж»ның чын хуҗасы булып нәкъ менә Могилевич тора, ул салым түләмәү эшләрендә катнашырга мөмкин. Могилевич исә тикшерү органнарына, бу кибетләрнең хуҗасын яхшы беләм, әмма алар белән турыдан-туры эш иткәнем булмады, бигрәк тә салым өлкәсендә, дигән.

Тикшерү эшләрендәге документлардан чыгып караганда исә Могилевич күчемсез милек эшләре белән шөгыльләнүче «Эвергейт» ширкәтендә эшли. Федераль тикшерүләр үзәгенең мәхкәмәгә тәкдим иткән эш кәгазъләрендә Могилевич күп кенә илләрдә авыр җинаять эшләрен кылучы буларак күрсәтелгән.

Могилевичның адвокаты Александр Погонченков белдергәнчә, Некрасов әфәнде тәҗрибәле эшмәкәр, елына ярты миллиард доллар табыш китерә торган кибетләр челтәрен җитәкли һәм үз ширкәтендә туган мәсьәләләрне ул үзе хәл итәргә сәләтле. 50 миллион сумлык салымны түләү дә аның өчен берни тормый. Некрасов белән Могилевич бергә очрашып уртак эшләре турында сөйләшәләр икән, монда бернинди җинаять эше юк, дип белдергән Коммерсант газетасына адвокат.
XS
SM
MD
LG