Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан сугышчылары, аксакаллар белән сөйләшкәч, балаларны җибәргән


Исламабад – Пакыстанда Вәзиристан вилаятендә бер мәктәптә 200-ләп баланы тотык итеп алган сугышчылар, бар тотыкларны да җибәргән һәм аннары үзләре бирелгән. Балаларга һәм укытучыларга зыян килмәгән, дип хәбәр ителә.

Мәктәпне тотык итеп алган 7 сугышчы, берничә сәгать аксакаллар белән булган сөйләшүләрдән соң, бирелергә булган.

Алар мәктәпне полициядән качканда басып алган. Атышулар нәтиҗәсендә 1 сугышчы һәлак булган, бер полиция хезмәткәре яраланган.
XS
SM
MD
LG