Accessibility links

Франция банкына 5 миллиард евро зыян китергән кешегә гаепләү белдерелде


Париж – Париж прокуратурасы Франциянең "Society General" банкы сәүдәгәре Jerom Kervielга гаепләү белдерде. Ул банкка 5 миллиард евро күләмендә зыян китерүдә гаепләнә. Бу банк тарихында иң зур югалту.

Kerviel вәкаләт арттыру һәм хәрәмләшүдә гаепләнә. Ул 2005 елдан бирле рөхсәтсез зур күләмдә акча белән эш иткән диелә.

Kervielның адвокатлары, ул бер тиен дә урламады, банк акчаларын үз файдасына кулланмады, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG