Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евгений Волк: “Богданов демократия бар дигән караш тудырыр өчен булдырылган нәмзәт”


Русия президентлыгына намзәт Андрей Богданов
Русия президентлыгына намзәт Андрей Богданов

2 мартта узачак Русия президенты сайлауларында 4 нәмзәт катнашачак. Ул Русия вице-премьеры - Дмитрий Медведев, Коммунистрлар фиркәсе җитәкчесе - Геннадий Зюганов, ЛДПР башлыгы – Владимир Жириновский һәм Русия демократик фиркә лидеры – Андрей Богданов. Әгәр Медведев, Зюганов һәм Жириновский күпмедер таныш булса, 4нче нәмзәт булып теркәлгән Богданов күпләр өчен яңа исем.


Күп кенә русиялеләргә бөтенләй таныш түгел Андрей Богданов Русия президентына нәмзәт булып торучыларның иң яше. Аңа - 38 яшь, Мәскәүдә туган. Ул үзенең юнәлеше итеп - Русияне Европа Берлегенә якынайтуны саный. Һәм бу нисбәттән 2009нчы елны гомумдәүләт референдумын уздыруны тәкъдим итә. Үз-үзенә ышанычы шактый югары булган 4нче нәмзәт Богданов барлык оппозицион демократларны үз артыннан алып барырга әзер булуын әйтә һәм сайлауларда 25 процент тавыш җыячагына өмет тота.

“Шулай килеп чыга, мин демократлардан бердәнбер нәмзәт булам һәм Русия Думасы сайлауларында килеп чыкмас дип өметләнәм. Демократларның бүленгәнлеге аркасында шулай килеп чыкты. Без һәрвакыт демократлар өчен тавыш биреп килүчеләрне чакырабыз. Минем уйлавымча безнең барысы да яхшы булачак”, - диде Русия демократик фиркә башлыгы Андрей Богданов.

Әгәр сайлаурга теркәлгән 3 нәмзәт Медведев, Зюганов һәм Жириновский фиркә тарафыннан тәкъдим ителсәләр, Богданов үз-үзен тәкъдим итте. Һәм теркәлергә кирәкле булган 2 миллион имзаны җыеп бернинди каршылыкларсыз үтте. Күп кенә күзәтүчеләр Богдановны Кремль кешесе булуын әйтә. Сәясәт белгече Евгений Волк:

“Бу Кремль яклы нәмзәт. Һәм Кремль тарафыннан демократия бар дигән караш тудырыр өчен булдырылган. Ул шуңа теркәлә дә алды – тыңлаучан нәмзәт булганы өчен”, - ди Евгений Волк.

Андрей Богданов беркайчан да Путтинны тәнкыйтьләгәне булмады. Ул заманында Бердәм Русия фиркәсендә эшләгән кеше. Моннын тыш, аның демократик фиркәсе үзенең корылтаен да сентябрьдә президент хакимиятенә караган Мәскәү читендә булган курортта уздырды. Сәясәт белгече Евгений Волк әйтүенчә, Көнбатыш илләр 2 марттагы сайлаулар демократик булмады дип әйтмәсен өчен, Богдановны нәмзәт итеп катнаштырырга карар кылынган.

“Кызганычка Русиянең бөтен чынбарлыгы шундый - аны беркем чынга алмый. Әмма шуңа да карамастан демократия бар дип күрсәтергә тырышалар. Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасыннан, Европа берлегеннән сайлауларда дәгъвалар була калса, "Ничек инде менә безнең Богданов бар диячәкләр демократик фиркәдән. Шулай ук коммунисттлар да бар, уң көчләр дә бар диячәкләр". Бу шундый ясалма дәлил”, - диде сәясәт белгече Евгений Волк.

Богданов демократик фиркә җитәкчесе булып 2005 елдан эшли башлады. Ул чакта Михаил Касьянов та әлеге фиркә башлыгы булырга теләк белдерде һәм деомкратик оппозицияне туплаячагын әйткән иде. Касьянов һәрдаим Богданов белән Кремль идәрә итүен әйтеп килде.

Билгеле булганча, Богдановның имзаларында бернинди хилафлыклар тапмыйча тиз генә президентлыкка нәмзәт итеп теркәделәр, ә Касьянов теркәлә алмады. Андрей Богданов Касьяновның терәклә алмавын аңа тәҗрибә һәм кешелек сыйфатлары җитмәде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG