Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары шурасы утырышы


Башкортстан татар оешмалары шурасы утырышы булды. Бу шура 2004-нче елда оешкан иде. Аңа 18 оешма керә. Баштагы мәлдә шура актив гына эшләсә дә, соңгы елларда ул йокыга талган иде. Узган елда аның бер генә утырышы да үтмәде.
Утырышта шурага кергән 18 оешманың яртысы катнашты. Алар: Башкортстан татарлары конгрессы, Татар милли-мәдәни мөхтәрияте, Татар иҗтимагый үзәге, Ак калфак һәм Сәхибҗамал хатын-кызлар оешмалары, Уфа мәдәният мәркәзе, Татар телле язучылар берлеге, Хәзинә һәм Морзалар җыены оешмалары. Утырышта көн тәртибендәге төп мәсъәлә — узган елгы эшчәнлеккә хисап иде. Баксаң, узган ел оешмалар шактый сүлпән эшләгән. Сәхибҗамал оешмасы җитәкчесе Гөлҗиһан Яһүдинә сүзләренә караганда, дин дәресләре бирү төркемнәре оештырылган, дәүләт радиосының “Юлдаш” каналында билгеле татар хатын-кызларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча тапшырулар оештырылган. Милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчесе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, узган ел татар мәнфәгатен яклап хакимияткә хатлар җибәрелгән. Мәхкәмәләшүләр елы булган. Татар морзалары җыены Русия төбәкләрендә оешманың бүлекчәләрен төзегән, татар морзаларының исемнәрен мәңгеләштерү юлында чаралар уздырган. Башка оешма җитәкчеләре, гомумән, башкарылган эшләрен телгә алмый, җыен юк-бар сөйләү белән чикләнде.
Җыелучылар фикеренчә, эшчәнлекнең сүлпән булуы акчасызлыкка бәйле. Мөхтәрият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, татарларга хакимият беркайчан да акча тапмаячак. Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе, оппозиция лидеры Рәмил Бигнов сүзләренчә, соңгы ел ярымда ягулык-энергетика тармагы җитәкчеләре 21 миллиард сум акчаны кесәсенә салып куйган. Агымдагы елда казнаның 70 миллиард сумнан артык икәнен искә алганда, бу бик зур акча. Бигнов сүзләренчә, бу акча республикадагы барлык милләтләрнең дә мәнфәгатьләрен якларга җитәрлек. Ул шулай ук соңгы елларда республиканың донор төбәк булудан туктап дотация төбәгенә әйләнүнен дә әйтте.
Чарада катнашкан билгеле галим, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков 2010-нчы елның мартында халык исәбен алулар булачагын искә төшереп аңа әзерлек эшләрен башларга чакырды.
Утырыш ахырында карар кабул ителде. Анда халык исәбен алуларга әзерлек планын төзү һәм эшли башлау, Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгын үткәрү, татар проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция уздыру, Башкортстан татарлары корылтаена әзерләнү һәм үткәрү, башка мәсъәләләр кергән.
XS
SM
MD
LG