Accessibility links

Бөгелмәдә 4 бала кар астында басылып үлгән


Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бүген Бөгелмәдә 9 бала кар астында басылып калган. 5сен коткарганнар, 4се һәлак булган.


Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 9-13 яшьләрдәге 9 бала Бөгелмә читендә чаңгы шуган. Ерганакка шуып төшкәч, алар өстенә кар ишелгән. Каза урынына килгән коткаручылар 5сен коткара алган, 4се - һәлак булган.

Нәкъ шундый хәл күптән түгел Минзәлә районында булган иде. Анда бер бала һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG