Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ президенты еллык юлламасын җиткерде



Вашингтон – Американ президенты Джордж Буш Конгресска еллык юлламасын җиткерде. Чыгышның төп темалары – Гыйрактагы сугыш, Иранның атом програмы һәм американ икътисады булды.

Буш, американнарны тъземле булырга чакырды, американ стратегиясе Гыйракта уңышка китерәчәк дип ышандырды.

Буш Иран җитәкчеләрен кабат уран баетуны туктатырга чакырды, АКШ Фарсы култыгында үз мәнфәгатьләрен саклаячак, диде.

АКШ икътисадының авыр чор кичерүен таныса да, Буш алда аны үсеш көтә дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG