Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорида штатында Һиллари Клинтон (д) һәм Джон МакКейн (р) җиңде


Вашингтон – Узган төндә Американың Флорида штатында үткән беренче сайлауларда демократлар арасында сенатор Һиллари Клинтон җиңде. Төп көндәше сенатор Барака Обаманы ул 20%-ка узды. Әмма партиядәге эчке каршылыклар сәбәпле, демократларның намзәт сайлау корылтаенда Флорида делегатлары катнашмаячак.

Республиканнар арасында җиңүне Аризона сенаторы Джон МакКейн яулады. Бу җиңүе белән ул республиканнарның намзәт сайлау корылтаена Флоридадан 57 делегат тавышын казанды.
XS
SM
MD
LG