Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утыручы Михаил Ходорковский ачлык игълан итте


Мәскәү – Русиянең элекке эшкуары, хәзер төрмәдә утыручы Михаил Ходорковский, Юкос компаниясенең элекке вице-президенты Василий Алексанянны яклап, ачлык игълан итте.

Баш прокурор Юрий Чайка исеменә интернетта урнаштырылган хатында Ходорковский, шулай ук төрмәдә утырган һәм авыр хәлдә булган Алексанянның хастаханәгә күчерелмәвенә протест белдерә. Ходорковский сүзләренчә, бу вазгыятьтә Алексанянның тормышы куркыныч астында.

Акча юу, салым түләмәү, үзләштерүдә гаепләнгән Алексанян эшен Мәскәү мәхкәмәсе чәршәмбе карый башлый
XS
SM
MD
LG