Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Хәтер көнен оештыручыга хөкем карары


Ф.Таҗиевның кассация шикаяте 31нче гыйнварда Чаллы федераль мәхкәмәсендә карала.

Ф.Таҗиевка шәһәр җәмәгать мәхкәмәсе Русиянең административ хокук бозулар кодексының 20нче маддә 2нче бүлек буенча 1000 сум акча түләтү турында карар чыгара. Бу маддә урам йөрешләре, җыелышлар уздыру тәртибе белән бәйле. Ләкин Ф.Таҗиев әлеге карар белән риза түгел. Чаллы федераль мәхкәмәсенә кассацион шикаять язды. Анда ул хөкем карарының нигессез булуын күрсәтә:
"2007 елның 18 декаберендә мәхкәмә казые Р. Җамалытдинованың миннән башка гына чыгарган хөкем карарын кире кагуыгызны сорыйм. Чөнки мәхкәмәнең кайчан, кайда булуын белми дә калдым. Мәхкәмәгә чакыру миңа тапшырылырга тиеш булса да, мин аны күрмәдем."
Алга таба Таҗиев кызыклы мисаллар китерә. Хөкем карары 10 көн эчендә Югары Мәхкәмәгә бирелә ала. 18 декабердә чыккан карар Ф.Таҗиевка быелның 2-нче гыйнварында гына барып ирешә. Чөнки мәхкәмә әлеге карарны 28-нче декабердә генә җибәрә. Моны конверт тышына суккан мөһер дәлилли икән. Димәк, хөкем карары үз көченә кергәч кенә, аны миңа җибәргәннәр, дип нәтиҗә ясый Таҗиев. Азатлыкка ул болай диде:
"Эш мең сум акчада гына түгел, мине гаепсез килеш тамга сугарга маташу кыерсыта. Мин Руссиядә шушындый ысуллар белән кеше хокукын кысу бара дип уйлыйм. Беренче чиратта бу татарларны милли хәрәкәтне кысуга юнәлтелгән. Теләсә кайсы милләтне яклаган чыгыш булса аңа менә шундый алдан билгеле карар. ФСБ прокуратура, мәхкәмә бер юнәлештә эшли. “Кассация бирдем. Ләкин алардан да аклау, яклау көтмим. Руссия мәхкәмәсендә моңа өметләнеп булмый. Шулай да Югары мәхкәмәгә барып җитәргә кирәк, дип саныйм."
Милли Мәҗлес депутаты, узган ел хәтер көнен оештыручы Ф. Таҗиевның кассациоя шикаяте 31нче гыйнварда Чаллы федераль мәхкәмәсендә карала.
XS
SM
MD
LG