Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тачи: Косово бәйсезлеге якын көннәрдә игълан ителәчәк


Приштина -- Косово премьер-министры Һашим Тачи, Сербия сайлавында кем җиңүенә карамастан, Косово якын көннәрдә бәйсезлеген игълан итәчәк, дип белдерде.

Косовоның бәйсезлеге якын көннәрдә булачак, Николич җиңсә дә, Тадич җиңсә дә. Сербиядәге хәлләрнең Косовога йогынтысы юк, Косовоның үз юлы, диде ул.

Бу якшәмбе Сербиядә президент сайлавының икенче туры үтә. Бу урынга хәзерге президент Борис Тадич һәм милләтче Томислау Николич дәгъва итә. Икесе дә Косово бәйсезлегенә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG