Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев урланмаган


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев 2007-нче елның гыйнварында Кыргызстанның башкаласы Бишкәктәге Манас һава аланында кулга алынган иде. Аны очкычтан чыгу белән кыргыз махсус хезмәтләре тоткарлап, Русия хезмәтләренә тапшырган иде. Алар Новосибирск аша аны Мәскәүгә алып кайтты. Документлар буенча Изместьев Мәскәүнең Домодедово һава аланында кулга алынган. Әлеге уңайдан экс-сенаторның яклаучылары аның Мәскәүгә кадәр тоткарлануның документка кермәве сәбәпле, урлау дип бәяләп, мәхкәмәгә биргән иделәр. Мәхкәмә экс-сенаторның махсус хезмәтләр тарафыннан урлануын кире каккан.
XS
SM
MD
LG