Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татарлар турында уйлап Татарстанныкылар онытылган


Рәмис Сафин
Рәмис Сафин

Татарстанда да проблемалар да җитәрлек, Русия төбәкләрендәге милли оешмалар да уртак тел таба алмый, өлкәнәйгәннәр яшь малтабарларга үз урыннарын бирергә ашыкмый. Әлеге мәсьәләләр милләт алдында торган җитди эшләргә зур киртә. Дөнья татар конгрессы башкарма комитетның яңа бюросы утырыш үткәреп, 2008 ел планын раслады.

“Безнең соңгы елларда Татарстан белән, Казан белән эшләү нәтиҗәле булмаган”,- ди Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин. Шуңа күрә конгресс 2008 елда Республика төбәкләрендә яшәүче татарлар алдында торган мәсьәләргә күбрәк игътибар бирергә җыена.
“Татарлар күпләп яшәсәләр дә берничә районда татар мәктәбе бөтенләй юк. Безне иң борчыган проблемаларның берсе”,-ди Сафин. Башкарма комитет үзенең утырышларын шул районнарда үткәреп, җитәкчелекнең игътбарын туган телгә юнәлтергә омтылачак. Аннан да кала, авыл җиренә инвесторлар килгәч, Татарстанның күп урыннарында Сабантуйлар үткәрелми башлаган. Бу мәсьәлә дә конгресс җитәкчелеген борчуга салган.
“Бәйрәм генә дип карарга кирәкми моңарга. Чөнки бу халыкны берләштергә торган, авыл халкы очраша торган бәйрәм. Шуңа күрә кайсы районнарның авылларында Сабантуйлар узмаган, әлеге төбәкләргә дә барып чгарга исәп тотабыз һәм һәм үзебезнең күчмә утырышларыбызны шунда планлаштырдык та без”.
Татарстандагы хәлләрне күз алдында тоту өчен конгрессның яңа сайланган башкарма комитетында рәиснең тагын бер урынбасары һәм яңа бүлек булдырылган. Аңа Нүрия Гәрәева җитәкчелек итә. Моңа кадәр Татарстан районнарындагы җирле бүлекчә рәисләре конгресс башкарма комитеты чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге татарлар турында гына уйлый, безне бөтенләй оныттылар, дип тәнкыйть белдереп килгән.
Чит төбәкләргә килгәндә исә, башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары сүзләренчә, мәгарифтә милли-төбәк компоненты бетерелеп, Русиянең ана теле тамырларына балта чабуы кичектергесез һәм иң җитди мәсьәлә булып тора.
“Идел буе төбәкләрен алмаганда мәктәп ачу мәгариф иң зур проблемаларының берсе. Мәктәп ачу гына түгел, хәтта сыйныфлар ачу да проблемага әйләнеп бара”,- ди Рәмис Сафин. Аның фикеренә күрә, Русия сәясәте бу көннәрдә президент сайлау мәшәкатендә. Яңа сайланган илбаш бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин. Милли республикалар: Чуаш, Мари, Мордва һәм башкаларда әлеге хәлгә каршылык көчәя.
Русия төбәкләрендәге татар милли оешмаларының уртак тел таба алмавы һәм өлкәнәйгәннәрнең яшь эшкарларга милли дилбегәне бирәселәре килмәү дә җитди эшләр башкаруга аяк чала. 4 ай рәиснең беренче урынбасары булып эшләү дәверендә Рәмис Сафинның әнә шулар бигрәк тә күзенә чалынып борчу тудыра.
“Төбәкләрдәге милли мөхтәриятләр, милли оешмалар финансланмый. Әгәр дә ул татар малтабарлары кулына күчсә, бу финанс мәсьәләсе безнең хәл ителер иде”,- ди Рәмис Сафин. Ә инде татар оешмаларының уртак тел таба алмау мәсьәләсенә килгәндә, ул болай дип белдерде:
“Алдагы 5 елда төбәкләрдә эшләүче татар милли оешмаларын үзара үз төбәкләрендә берләштерә алсак, яңа сайланган башкарма комитетның, миңа калса, иң зур, иң изге эшләренең берсе булыр иде, дим мин.
XS
SM
MD
LG