Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия парламенты яңа хөкүмәтне раслады


Грузия парламенты президент Михаил Саакашвилиның яңа хөкүмәтен раслады.

Элекке низагларны чишү өчен җаваплы дәүләт министры, Саакашвилиның сайлау идарәсе башлыгы Давид Бакрадзе тышкы эшләр министры итеп билгеләнде.

Ноябрь аенда оппозициянең урам җыеннарына каршы яшь газы кулланган өчен тәнкыйтләнгән эчке эшләр министры Вано Мирабишвили үз вазыйфасында калды.

Элекке тышкы эшләр министры Гела Бежуашвили хәзер күзләү хезмәтен җитәкли.

Саакашвили 5 гыйнварда яңадан рпезидент булып сайланганнан соң хөкүмәтне алмаштырды. Сайлау нәтиҗәләрен танымаучы оппозиция парламентның хөкүмәтне раслау утырышында катнашмады.
XS
SM
MD
LG