Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңтимер Шәймиев тагын җиң сызгана


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.

Президентның юлламасы март-апрель айларында укыла. Бу юлы гыйнварның соңгы көненә пленар сессия куюны сәясәтчеләр төрлечә юрады.


Пәнҗешәмбе көнне Дәүләт шурасының пленар сессиясе булуы турында соңгы көннәрдә ТВ, радио һәм гәзитләр аша хәбәрләр күп таратылды. Хәтта президент Миңтимер Шәймиевнең булачак чыгышыннан кайбер өзекләр һәм фикерләр гәзит битләренә чыкты. Шулай да, бу сессиядән ниндә дә булса зур сенсацион хәбәр көтеп булмый. Ул - республика җитәкчесенең парламентка еллык юлламасын игълан итү йоласы. Бу юллама депутатлар каршында укыла. Әмма аның эчтәлеге барлык җитәкчеләргә, гомумән республика халкына адреслана. Димәк, монда Татарстанның соңгы елда нинди уңышларга ирешүе, президентның нинди планнар коруы турында билгеле булачак.

Мондый җыеннар алдыннан төрле иҗтимагый оешмалар, фиркәләр үз шигарьләре белән пикетларга чыгалар. Иртәнге сәгать 9 тулгач та, депутатлар Ирек мәйданына җыела башлаганда, Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының ике ягында ике төрле пикет җыелган иде. Беренчесе, Ленин һәйкәле янындагысы – торак төзелеше, алданучылар пикеты иде.

Утырышына чакырылган депутатлар һәм кунаклар концерт залына кереп киткәч, пикетчылар тагын бераз тордылар да, үз юлларыннан киттеләр. Якын тирәдәге мәйданда затлы иномарка, Jeep машиналарына урын җитмәде. Машиналарның күбесе тиз генә мәйданнан чыгып киттеләр. Шул мизгелдә Сәлих Сәйдашев исемендәге Концертлар залы бинасында парламент утыры башланып китәчәк иде.

Пикет янына Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде

Хөкүмәт бинасы ягыннан Концертлар залына арасындагы юл буендагысы – татар милли оешмаларының пикеты янына Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде.

Президентның юлламасы март-апрель айларында укыла. Бу юлы гыйнварның соңгы көненә пленар сессия куюны сәясәтчеләр төрлечә юрады. Бәлки Русия президентын сайлауга әзерлек турында сөйләргә җыенганнардыр, дип. Ә бәлки нинди дә булса зур үзгәреш көтеләдер, дип фараз итүчеләр дә булды. Бу юлы 100 кешелек Дәүләт Шурасына өстәп, тагын 500 кунак чакырылган иде. Русия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар, Федерация Шурасындагы ике сенатор, барлык министрлар, шәһәр-район башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, Татарстанның чит төбәкләрдәге барлык вәкилләре, мөһим гәзит-журнал, телерадиокомпания җитәкчеләре һәм махсус хәбәрчеләре, хәрби комисарлар, федераль үзәк республика төбәк оешмалары җитәкчеләре – гомумән алганда, Татарстанның идарә дилбегәсенә кул тидергән барлык затлар монда булды.

Ишек төбендәге өстәлләр янына барып теркәлгән вакытта һәркемнең кулына юллама тексты тоттырыла. Депутатлар һәм кунаклар шушы 108 битлек зәңгәр китапчыкларны шунда ук ачып укый башлыйлар, үзләренә кагылышлы битләрне һәм җөмләләрне эзләп табалар. Ягъни шушы юлламада игътибар ителмәгән бер генә тармак та, бергенә мөһим фикер дә булмагандыр.

Юлламаны әзерләгәндә, һәр оешма үзенең эшчәнлеге һәм планнары турында белешмә төзеп, президент аппаратына тапшыра. Юлламага нинди җөмләләрнең нинди тәртиптә бирелүе һәм президентның комментарлары тәҗрибәле идарәчеләр өчен бик мөһим. Бу юлы да шулай булды. Һәркем үзенә тәгаенләнгән рәтнең, тиешле урындыгына утыргач, гадәттә оркестр урнаша торган сәхнәгә куелган ике өстәл, бер мөнбәр янына Татарстан президенты, парламент җитәкчесе һәм аның урынбасары чыкты. Башка елларда ничек булгандыр, анысы онытылган, әмма бу юлы ррезидент Миңтимер Шәймиев сәхнәгә чыкканда, зал аягүрә басып, аны алкышларга күмде. Президент, гадәттәгечә, шаян елмаеп, бу алкышлар үзеннән алданрак барган Фәрит Мөхәммәтшин, Александр Гусев, Римма Ратникова һәм Валентина Липужинага багышлана, дип күрсәтте. Янәсә, парламент җитәкчеләренә хөрмәт шул кадәр зур.

Татарстан гимнын тыңлар өчен тагын бер аягүрә баскач, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердән-бер көн тәртибен - Татарстан президентының юлламасын укуны игълан итте. 600 кешенең күпчелегенең тезендә юлламаның тексты бастырылган зәңгәр китапчыклар булып, күпчелек нотыкның ничек укулуын тикшереп барды.


Татарстаны дилбегәдә тоткан затлар монда булды.

Ике сәгать буе барган юллама укуның һәр мизгеле киеренке иде. Чөнки президент укыган нотык китапчыктагы тексттан шактый аерыла. Кайбер бүлекләр арттан алгарак күчерелә, икенчеләре бөтенләй төшерелеп калдырыла. Аппарат хезмәткәрләре әзерләгән бу җөмләләр тезмәсе белән президент ниятләре арасында аерма хәтсез. 108 битлек докладның һәр битендә дистәләрчә саннар, махсус тармаклар өчен мөһим терминнар, хисаплар. Аларны тасвирлап бетү мөмкин түгел. Төп эчтәлек мондый – социаль-икътисади үсешне дәвам итәбез, фәлән күрсәткечләргә ирешергә тиешбез. Эш хаклары, пенсияләр, фатир төзү, аның бәяләре, уку йортлары, һ.б.,һ.б. истә калырлык бер генә вакыйга да төшеп калмаган.

Мәдәният турында бүлек мөнбәрдән укылган нотыктан төшеп калган иде. Кыскасы, бу көнне игълан ителгән юллама - берничә көн буе өйрәнелә торган белешмә яки дәреслек. Без дә аерым темаларны киләчәккә калдырыйк. Иң көтелмәгәне шул – президент Дмитрий Медведевка тавыш бирегез дип агитация белән шөгыльләнмәде. Докладның башында Путинның тарафдары Медведевның президентлыкка кандидат булуы табигый һәм мөһим вакыйга дип кенә әйтеп китте. Ә калганы - эш тә эш. Татарстан президенты, берни булмаган кебек, яңадан җиң сызганып, эшли һәм башкаларны да шуңа чакыра.

Ахырда Фәрит Мөхәммәтшин юллама нигезендә аны үтәү планнары төзелергә тиеш дигән тәкъдим кертте. Шуның белән сессия тәмамланды.


Tорак төзелеше, алданучылар пикеты
XS
SM
MD
LG