Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәхнә киемнәре тектерү, түбәтәй-калфак табу кичәге көн


Татарстанның Свердлау өлкәсендәге вәкиле Равил Бикбов
Татарстанның Свердлау өлкәсендәге вәкиле Равил Бикбов

Татарстанның чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкиллекләре эшчәнлеге яңа сыйфатта булырга тиеш. Бу хакта вәкилләрнең елга бер тапкыр Казанда була торган очрашуы вакытында сүз булды.

Кемнең ишеген каксын татар, башта үзенекенә килә шул.
“Килгән иде бер кеше. Ул Украинада яшәүче апасының документында хәреф хатасы китү аркасында бик аз пенсия алуы турында әйтеп ярдәм сорады. Мин Украинага хат яздым. Сораулар туган очракта Татарстанның Киевтагы вәкиллегенә мөрәҗәгать итә аласыз дидем. Бер ай да үтмәгән иде Екатеринбурда яшәгән кеше килеп рәхмәт белдерде һәм апасының пенсиясен ике мәртәбә күтәрүләрен җиткерде”, - дип Татарстанның Свердлау өлкәсендәге вәкиле Равил Бикбов күпләгән очракларның берсен искә алды.
Вәкиллекләр азрак шул. Мисал өчен Уралныкы бар. Ул Екатеринбурда. Ә менә Себернеке юк. Чит илләр һәм Русия төбәкләрендәгеләрен дә бергә кушсаң вәкиллекләр әлегә 19. Аннан да кала Татарстанның тагын төрле җирдә 45 “Сәүдә йорты” бар.
Вәкилләр Казанда. Алар елга бер тапкыр очрашкан вакытта барсын да сөйләшеп калырга тырыша. Җомга көн булган очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр вакытында яңа үрләр, сыйфатлы эшчәнлек турында сүз булган.
Равил Бикбов Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашудан соң 2008 елга төп юнәлешләрне түбәндәгечә бәян итте.
“Икътисадка килгәндә, Татарстанны Русиянең төрле төбәк базарларына, чит илләргә чыгарырга кирәк. Аннары инвестецияләр турында. Бу өлкәдә проектлар күп. Шуларның берсе - Алабуга төбәге. Анда яңа заводлар корабыз, инвестецияләрне Татарстанга тартабыз.”
Равил Бикбов әйтүенчә, вәкиллек институтына да 16 ел вакыт узды. Үткәнгә җентекле анализ киләчәкнең нигезе булачак. Русия икътисады да башка. Моннан 10-15 ел элек булган җитештерүнең җимереклеге, төрле тармакларны торгызу турындагы сүзләр онытыла да башлаган инде. Хәзер замана таләбе үзгә.
“Шуның өчен без кубрәк инновация, интелектуаль проектларга игътибар итәбез. Безнең бер килешү бик яхшы эшли. Свердлау өлкәсенең ректорлар шурасы бик яхшы эшли Татарстан югары уку йортлары башлыклары шурасы белән. Студентлар да хәзер бер-берсен белә, арлашалар. Минемчә, шундый интеллектуаль проектларны алга чыгарырга кирәк”, - ди Свердлау өлкәсендәге вәкил. Татарстан белән бу өлкәнең тавар алмашуына килгәндә исә, 2006 елда 6 миллиард булган. Узган елгысы саналып бетмәгән әле. 8 миллиард тирәсендә булыр дип өметләнәләр.
Озакламый Екатеринбурда узачак Шанхай хезмәттәшлеге оешмасының саммитында да Татарстанны таныту юллары эзләнә.
“Татарстанны Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты вакытында яхшы тәкъдим итергә һәм Татарстанга нинди дә булса файда алырга уйлыйбыз”.
Равил Бикбов сүзләренчә, төбәктәге милли тормышка килгәндә, сәхнә киемнәре тектерү, үзешчәннәргә түбәтәй-калфак табу мәсьәләсе кичәге көн. Татар милләтеннән булганнарның төрле икътисадый берлекләргә кереп, депутатлар булып сайланып милләт өчен җитдиерәк эшләр майтару заманасы.
“Хәзер менә уңышлы, көчле татар егетләрен һәм кызларын милли эшләргә тагын да тартырга кирәк”, - ди Равил Бикбов.
XS
SM
MD
LG