Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида мәдәният сарае татар теле укытуга каршы


Омскидагы 32нче мәктәп укучылары, 1951 ел
Омскидагы 32нче мәктәп укучылары, 1951 ел

Омски өлкәсендә яшәүче 50 меңгә якын татарның күпмесе туган телендә сөйләшә аладыр - әйтүе кыен, бигрәк тә яшь буынның.

Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларының хәзерге заманда туган телебезне начар белүләре яисә бөтенләй белмәүләре яңалык түгел. Омски өлкәсендә яшәүче 50 меңгә якын татарның күпмесе туган телендә сөйләшә аладыр -
әйтүе кыен, бигрәк тә яшь буынның. Кемнедер гаепләп тә, шелтәләп тә булмый торгандыр, һәрхәлдә яшьләрне.
Туган телне кайда, ничек өйрәнергә, дигән темага төрле дәрәҗәләрдә дискуссияләр даими булып тора. Әмма алар да нәтиҗә бирми кебек. Берәүләр, бала туган телне мәктәптә, икенчеләре өйдә, өченчеләре түгәрәкләрдә, урамда өйрәнергә тиеш,-дип саныйлар. Шулай да күпчелек, бала телне гаиләдә өйрәнергә тиеш, дигән фикерне алга куя. Себер ягы мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗановның да бу хакта фикере катгый.
Минем ике балам да рус мәктәбендә укыдылар, әгәр дә без мәктәптән кайтуга “как учеба” дип сөйләшсәк, алар урыс булып үсәрләр иде. Минем 5 яшьлек оныгым Каюм да русча да, татарча да сөйләшә, Корьән дә укый. Балаларыгыз белән өйдә татарча сөйләшмисез икән, татар теленә өйрәтмисез икән, үзегезне мин татар, мин мөселман дип йөрмәгез,- диде мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов.
Мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов фикере белән килешүчеләр юк түгел. Әмма бүгенге көндә үзе дә туган телен белми үскән ата-ана баласын татарча өйрәтә аламы? Татарстанда балалар туган телне мәктәптә дә өйрәнә алсалар, башка төбәкләрдә бу бөтенләй тормышка ашмастай хәл дияргә була.
Омски өлкәсендә булган 66 татар авылының 22-сендә генә балаларның туган телләрен өйрәнү мөмкинлекләре бар. Әмма туган тел этно-мәдәни дип аталган мәктәпләрдә атнасына бер-ике сәгать кенә керә, аларның да кайберләрендә факультатив рәвештә генә. Омски шәһәрендә исә бер генә мәктәптә дә татар теле укытылмый. Дөрес, бер урында – “Дуслык йорты”нда татар теле факультативы эшли. Теләге булган бала анда азмы-күпме булса да тел өйрәнә ала.
Ә бит, тарихны бераз искә төшерсәк, Омскида 1917 елгы инкыйлабтан соң татар мәктәбе ачылган. Ул Мулланур Вахитов исемен йөрткән, 1956 елларга кадәр эшләгән. Шушысы кызыклы, шәһәр архивында әлеге мәктәпнең паспорты, ягъни 8 биттән торган таныклыгы сакланган. Күптән түгел генә аны милли-мәдәни мөхтәриятнең Омски татарлары тарихын өйрәнүче активистлары эзләп тапты. Таныклыкта бирелгән мәгълүматләр мәктәпнең ул вакытлардагы торышын тәсвирлый. Мондый мәгълүматлар “Азатлык” тыңлаучылары өчен дә кызыклы булыр. Таныклыкта менә нәрсәләр язылган:
Мулланур Вахитов исемендәге 32-нче саны җидееллык мәктәп; адресы – Декабристлар урамы, 118-нче йорт; телефоны – 1-12; бина: бер катлы, мәйданы 410 кв.м, түбәсе калай; бүлмәләрнең биеклеге 5 метр.
Мәктәптә бер рояль, бер патефон, бер тавышсыз киноаппарат, китапханәсендә 309 китап, 280 дәреслек булган, 5 журнал һәм 6 төрле гәзит яздырып алынган. Мәктәп янында 32 сотый җир булган, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерелгән.
Мәктәп таныклыгында бүлмә җиһазлары, тимер көрәкләр, тырмалар, сусипкечләр саны да күрсәтелгән, хәтта мәктәп буфетында булган савыт-саба исәбе дә бирелгән, бюджетына һәръелны күпме акча бирелеп баруы теркәлгән, укучылар саны да күрсәтелгән. Мәсәлән, 1946 елда мәктәптә 137, ә 1950 елда 215 бала укыган.
Анда татар милләтеннән булган укытучылар эшләгән, татар теле аерым дәрес булып кергән һәм кайбер фәннәр дә татар телендә укытылган. Мәктәптә драма түгәрәге эшләгән, татар классикларының әсәрләре куела торган булган.
Бу мәктәптә укыган укучылар бүгенге көндә дә үзләренең уку елларын сагынып искә алалар. Шундыйларның берсе - 1954 елда 14 яшендәТатарстаннан Омскига күчеп килгән һәм бу мәктәпнең 7-нче сыйныфын тәмамлаган Мәрзия Тайзетдинова.
Шул ук елларда Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә дә татар мәктәбе эшләгән. Вахитов исемендәге мәктәп кебек бу мәктәп тә узган гасырның 50-нче еллар ахырында ябылган.
Әгәр дә алар сакланып калган булсалар, татар балаларына туган телләрен өйрәнү өчен нинди гыйлем учагы булырлар иде! Дөрес, бу шәһәрләрдә яшәүче балаларның хәзерге вакытта да азмы-күпме туган телләрен өйрәнү мөмкинлекләре бар. Инде хәбәр иткәнебезчә, Омскида да, Тарада да татар оешмалары каршында татар теле факультативлары эшли. Әмма аларның эшендә дә төрле комачаулыклар булып тора. Омскида татар теле факультативы моңа кадәр “Кызыл Гвардия” мәдәният сараенда эшләп килде. Мәдәният сарае җитәкчеләре яңа ел алдыннан, укыту безнең вазыйфага керми дип, 20 кв. метрлы бүлмәне бирми башладылар. Шулай итеп, анда дәресләрне алып бару мөмкинлеге юкка чыкты.
Татар теле факультативын милли оешмалар белән эшли торган “Дуслык йорты”на күчерергә туры килде. Проблема хәл ителде кебек. Әмма “Дуслык йорты” шәһәр үзәгеннән еракта, йөрү өчен уңайсыз урында урнашкан. Шул сәбәпле укырга йөрүче балалар саны кимеде,- ди укытучы Нурия Кучукова.
Балалар саны кимесә дә эш тукталмый, дәресләр дәвам итә.
Анда без тел өйрәнү белән генә чикләнмибез, балаларны танылган татар шәхесләре белән дә таныштырабыз, җыр-биюгә дә өйрәтәбез,”- ди Нурия ханым Кучукова.
XS
SM
MD
LG