Accessibility links

Европа Берлеге рәсмиләре Көньяк Кавказга бара


Брюссель – Европа Берлеге рәсмиләре Көньяк Кавказ төбәге белән элемтәне ныгыту максаты белән киләсе атнада Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Грузиягә барырга җыена.

4-6 февраль көннәрендә булачак сәфәр вакытында Азәрбайҗан һәм Әрмәнстанда Еврокомиссиянең вәкиллекләре ачылачак. Европа рәсмиләре шулай ук төбәктәге низаклар мәсьәләсен дә тикшерергә җыена.

Төркемдә Европа Берлегендә хәзер рәислек итүче Словения тышкы эшләр министры Димитрий Рупел, Берлекнең тышкы бәйләнешләр комиссары Бенита Ферреро-Валднер булачак.
XS
SM
MD
LG