Ишембай шәһәрендә балалар арасында җыр һәм бию сәнгате бәйгесе тәмамланып килә. Ул былтыр ук башланып, өч ай дәвам иткән иде. Балалар төрле яшь аралыгында көч сынашты. Иң кечкенәләр дә, өлкәнрәкләр дә катнашты анда. Ишембай шәһәре һәм районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлангычы белән оештырылган бу бәйгедә төрле милләт балалары, шул исәптән татар һәм башкорт балалары да үз осталыкларын күрсәткән. Бу хакта мәдәният бүлеге белгече Әлфия Латыйпова белдерде
Бу фестивальнең Гала-концерты җомга кичен үтә. Анда төрле яшьтә һәм төрле номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак. Шушы бәйгедә җиңеп чыгучы талантлы балалар республика күләмендәге бәйгедә катнашу хокугын да ала.