Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү белән халыкара күзәтүчеләр каршылыгы көчәя


Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы
Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы

Русиядә 2 мартта үтәчәк президент сайлау алдыннан Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре белән Мәскәү арасындагы каршылык яңара.

Сайлауны нәтиҗәле күзәтү тырышлыкларына рәсми чикләүләр кертелүен телгә алып оешманың Демократик корылыш һәм кеше хокуклары идарәсе Русиягә үз күзәтүчеләрен гомүмән җибәрмәү мөмкинлеген белдерде. Русия исә үз ягыннан халыкара кагыйдәләрнең үтәлүе турында тәкърарлый һәм әлеге идарәне сәяси уен алып баруда гаепли.

Декабрь аенда Дума сайлауы вакытында Европада иминлек вә хезмәттәшлек Оешмасының сайлауларны күзәтү идарәсе белән Мәскәү арасында нык кына булып алган каршылык президен сайлау алдыннан тагын көчәеп бара.

Демократик корылыш һәм кеше хокуклары идарәсе чәршәмбе көнне әгәр дә Мәскәү аның күзәтүчеләре санын һәм аларның Русиядә тору вакытын чикләүләрне киметмәсә президент сайлауга үз күзәтүчеләрен бөтенләй җибәрмәү белән янады.

Бу атнада үзәк сайлау комиссиясе әлеге идарә Русиягә бары 70 күзәтүче генә җибәрә ала, һәм алар сайлауга 3 көн кала гына килә ала, шуннан иртәрәк килә алмый дип белдерде.

Русиядә 2004 елгы президент сайлауга Демократик корылыш һәм кеше хокуклары идарәсе озын һәм кыска мөддәтле 387 күзәтүче җибәргән иде.

Сишәмбе көнне Европа Берлеге мондый каты чикләүне бетерергә чакырып мөрәҗәгать итте. Берлек виза бирү кебек гамәли оештыру эшләре тиз генә башкарылыр һәм күзәтүчеләргә сайлау процессын ирекле күзәтү мөмкинлеге бирелер дип өметләнәбез диде.

Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасының сайлауларны күзәтү идарәсе белән Мәскәү арасындагы каршылык декабрдәге дума сайлаулары алдыннан көчәеп китте. Һәм күзәтүчеләргә виза алуда каршылыкларга очраганнан соң идарә гомүмән дума сайлавына күзәтүчеләр җибәрмәскә булды.

Русия исә бу карар артында АКШ дәүләт департаменты тора дип белдерде һәм оешма кайбер әгъзалар ягына авышты дип шунда ук Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасына түләүләрен киметте.

Дүшәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгының Европа белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Сергей Рябков Мәскәүдә матбугат очрашуында Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасына, шулай ук Демократик корылыш һәм кеше хокуклары идарәсен сәяси уеннар белән мавыгуда гаепләде.

"Безнең сайлауларның, шул ук Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасында куелган һәм Европа Шурасындагы халыкара кагыйдәләргә тулысынча туры килүе шиксез. Без Европа Шурасында сайлауларны күзәтүнең уртак халыкара кагыйдәләрен, конвенциясен булдыруны таләп итәбез. Бу мәсьәләдә без алда барабыз һәм сайлауларны күзәтү идарәсе дә моны таныр дип өметләнәбез" диде Рябков.

Әмма Идарә сүзчесе Куртис Бадден Азатлык радиосына андый кысалар инде күптәннән гамәлдә һәм Русия моңарчы аны инде күптәннән үтәп килгән иде диде.

"Кысалар инде бар, тәҗрибә инде бар. Бу тәҗрибә белән Русия дә 10 ел чамасы килешеп килде һәм алар гамәли" диде Бадден.

Аның фикеренчә, Русиянең яңа кысалар кертү тырышлыклары киләчәктә сайлауларны күзәтү эшенә зыян гына китерәчәк.

"Чынлыкта алар Демократик корылыш һәм кеше хокуклары идарәсе эшчәнлеген алдан билгеләүне, күзәтүчеләр санын чикләүне, шартларга карамастан һәрбер илгә билгеләнгән вакыт кысалары кертүне, күзәтүчеләр хисабын башта консенсус нигезендә ешләүче даими шура аша раслатуны тәкъдим итә. Бу һәрбер ил үзендәге сайлаулар турындагы хисапка вето сала ала дигәнне аңлата. Ягъни аларга ошамый торган тәнкыйт булса, алар андый хисапка вето салачак. Русия тәкъдимнәре сайлауларны күзәтүне мәгънәсез бер эшкә кайтарып кала" диде Бадден.

Бадден идарә үз күзәтүчеләрен Русиягә киләсе атнада ук җибәрергә тели, якын арада бу вәзгыяткә берәр чишелеш табылырга тиеш диде.

Әмма Русия сайлауларны күзәтү мәсьәләсендә чигенергә җыенмый кебек.

Сишәмбе көнне Федераль иминлек хезмәте ФСБ вәкилләре белән соңгы очрашуында президент Владимир Путин аларны Русиянең эшләренә читтән тыкшынуларга каршы нык торырга чакырды.

"Безнең эчке эшләребезгә тыкшыну тырышлыклары турында мәгълүмәтне вакытында алу эшен көчәйтергә кирәк. Бу Русия президентын сайлау чорында аеруча мөһим. Безнең ил суверен дәүләт һәм без сайлау барышын читтән кемнең дә булса үзгәртүенә юл куймыячакбыз" диде Путин.

Әлеге очрашуда Путинның президент вазыйфасында үз варисы итеп билгеләгән кешесе, беренче вице-премьер Дмитрий Медьведев та бар иде.


XS
SM
MD
LG