Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад базарын акылга зәгыйфь ханымнар шартлаткан диелә


Багдад – Гыйрак башкаласында җомга көнне булган ике интихар һөҗүм нәтиҗәсендә корбаннар саны 99-га җитте. Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики бу һөҗүмнәргә тирән нәфрәтен белдерде. Аның сүзләренчә, базарга шартлаткыч алып килгән ханымнар рухи яктан зәгыйфь кешеләр булган һәм ихтимал, үзләренең ни эшләгәнен белмәгән. Террорчылар аларны читтән торып шартлаткан булырга мөмкин. Бу - вәһшилекнең соңгы чиге, диде Мәлики.

Җомга көнне булган шартлаулар соңгы ярты елда Багдадта иң канлы террор гамәле булды.
XS
SM
MD
LG