Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысыр Газзә белән чиген япты


Мысыр хәрбиләре илнең Газзә Сызыгы белән чикләрен япты. Соңгы 11 көндә бу чик аша фәлестиннәр тикшерүсез ирекле үтеп йөргән иде.
Хәбәр агентлыклары белдерүенчә, Мысыр хәрбиләре чикне очлы тимерләр, тимер блоклар һәм чәнечкеле чыбык белән япкан.
Газзә Сызыгында хакимияттә булган Хәмас оешмасы сугышчылары узган айда чик диварларын шартлатып җимергән иде.
Израиль Газзә Сызыгын блокадалау сәбәпле дистәләрчә мең фәлестин ул чик аша Мысырга кереп азык-төлек, кирәк-ярак алды.
XS
SM
MD
LG