Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган полициясе Достумны кулга алмыячак


Әфган полициясе элекке сугышчан төркем җитәкчесе үзбәк Гәбдерәшит Достумны кулга алу омтылышы ясамыячагын һәм Кабулда аның өе яныннан үз хезмәткәрләрен алганлыгын белдерде.
Әфган эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Змарай Бәшәри Ирекле Әфганстан радиосына иминлек көчләре бу эшне прокуратурага тапшыра диде.
Достум һәм аның 50-ләп кораллы кешесе Достумның элекке сайлау идарәсе башылыгы Акбар Байны шимбә көнне көч белән алып киткәннән соң Достумның йортын полиция чолгап алган иде. Акбар Бай азат ителде һәм хастаханәгә салынды.
XS
SM
MD
LG