Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит" тәмәке белән көрәшә


"Безнең гәҗит" 4нче сан, 2008 ел
"Безнең гәҗит" 4нче сан, 2008 ел

Безнең гәҗит"нең 4нче санына күзәтү

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны “хәләл дип ялганлылар” дигән баш исем белән укучыларның игътибарын җәлеп итә. Татарстанның Диния нәзарәтенең “хәләл-стандарт” комитеты кибетләрдә тикшерү үткәрә. “Безнең гәҗит” язганча, “хәләл” тамгасы астында ялган азык-төлекне сату ешайган. Ялган товар күбесенчә Русиянең күрше төбәкләреннән кертелә. Халык тарафыннан еш кына яратып алына торган мантый, пилмән, котлетлар һәм башка күп кенә әйберләр арасында ялганнары аеручы күп. Хәләл ашамлыкларга карата күрелергә тиешле таләпләр, кайбер сәүдә үзәкләрендә үтәлә, ул тулысынча тормышка ашырылсын өчен Диния Нәзарәте эш алып бара.
Шушы ук санда, ““Азатлык” ФМнан китсә дә, эшен туктамады” дигән хәбәр басылган, анда “Азатлык” радиосының “Яңа гасыр” радиосында кабатлап тыпшырылмый башлау һәм “Азатлык”ны кайда ничек тыңлап булу турында кыскача мәгълүмат урын алган. “Безнең гәзит” тә “Азатлык” бите дә материалларга бай. Бу атна чыгарылышында ““Тузган торак” программасы дәвамы”, “Татарстанның дәүләт була алмавы бар”, “Дәреслек татарны кимсетә”, “Кем кемне кыерсыта” һәм “Азатлык” та чыккан башка хәбәрләренең текстлары басылган.
“Безнең гәҗит” тулы бер битен тәмәке белән көрәш темасына бирә. “Уян, тәмәке төтене сеңгән дөнья бу!” дигән язмада Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы кызы Ләйсән Фәтхетдинова тәмәке тартучыларга никәдәр нәфрәт саклавын сүрәтли : “Тәмәке исе анкып торган кешегә якын киләсе килми. Кулында “ут” пыскытып узып китүчеләргә ачу килә.Урам уртасында тәмәке тартып торучыларга нәфрәт уяна. Тәмәке сасысы белән аңкып торган кызларга “кызлар” дип дәшәсе килми! Җирдән төпчек алып уйнап йөрүче баш-алты яшьлек балаларны күргәч, күзгә яшь килә.” - дип яза Ләйсән Фәтхетдинова. Ул, тәмәке тартуны җиңер өчен түрәләрнең эшкә тотынуы кирәк, дигән нәтиҗә ясый.
Шушы ук биттә, “Төтенле сәясәт” исемле язмада Русия хөкүмәтенең тәмәке рекламасын тыю турындагы карар һәм аңа булган аңлатмалар белән танышып була. Бу хәбәр “Азатлык” радиосыннан алынган. Анда тәмәке тарту белән көрәш, рекламасын тыеп кына түгел, төрле юлларны берләштереп алып барылганганда гына үтемле була ала, дигән фикер әйтелгән.
XS
SM
MD
LG