Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим иҗатын хәкимият җитәкчеләре дә таныды


Чаллы телевидениясендә барган туры элемтә вакытында шәһәр хәкиме И.Халиковка бер тамашачы мондый сорау бирә: "Сезнең иң яратып укыган китапларыгыз нинди?"
Чаллы башлыгы югалып калмады, татар һәм урыс укучысына әллә ни таныш булмаган чит ил язучыларын атады. Шалтыратучы бу җавап белән риза булмады, һәм "Үзебезнекеләрдән кемнәрне укыйсыз?" дип төпченде. Урысча бирелгән сорауда “үзебезнекеләр” нәрсәне аңлата иде, өздереп әйтүе кыен. Илдар Халиков бу кешегә: "Соңгы вакытта А.Хәлим әсәрләрен нык укый башладым", - дигән җавапны кайтарды.
Узган елның декабрь азакларында Татарстан парламенты рәисе Ф.Мөхәммәтшин Чаллы хәкиме бүлмәсендә А.Хәлимнең иҗатын хөрмәтләп җылы сүз әйткән иде, язучыга “Казанның 1000 еллыгы” медален дә тапшырды. Менә шушы вакыйгадан соң Чаллы башлыгы А.Хәлим иҗаты белән кызыксына башлаган, күрәсең.
Узган 2007 елда язучы үзенең “Талант. Шәхес. Язмыш” дип исемләнгән ике томлы китабы белән татар әдәбиятына өлеш кертте. Әлеге китап Чаллы мәдәният хезмәткәрләре игьтибарыннан читтә калмады, шимбә көнне алар шушы китапны тәкьдим итү кичәсен оештырды. Үзәк китапханә бинасында узган әлеге кичәдә беренчеләрдән булып сүз алган Светлана Газизова болай диде:
"Татар әдәбияты талантларга бай. Ләкин талантлар йолдызлыкта яши. Тукай, Такташ әдәбиятыбызда зур эз калдырды. Һ.Такташ хакында А.Хәлим “Ул әдәбият йолдызлыгында иң зурысы, эресе, иң фаҗигаләсе”, дип язды. Такташка язган сүзләрне Айдар абыйның үзенә дә кулланып буладыр. Соңгы 4-5 дистә елда А.Хәлимнең иң эре йолдыз булуын исбатлау кирәкме? Зур, эре сүзе бәхәссез булса, фаҗига сүзе сорау тудыра. Аның “Ни өчен драматург була алмадым” дигән язмасын укучы моны аңлый. Моңа кадәр язган әсәрләренә киткән энергияне драма язуга тотса Шекспир, Мольер кебек биеклегендә әсәрләр яза алган булыр иде. Бу аның фаҗигасе. Бәлки тамашачы бәхетедер. Драма урманына кереп китсә, бүгенге бәйрәм булмаска да мөмкин иде. Ә бүген бәйрәм!"- диде ул.
Китапханәче Светлана Газизовадан соң сәхнәгә китап авторы А.Хәлим үзе күтәрелә:
"Бу - гомум бәйрәм. Татар әдәбиятына соңгы 50-60 елда зур хезмәт керткән әдипләргә кагылышлы ике томлы китабым чыкты. Безнең киләчәк зур. Күңелне төшермик. Алга, маңгайларыбызны яктыртып мәйданнарга, Ауропа, Азия һәм Африкага! Шушы масштабта татар халкын күрсәтергә кирәк."
Язучы А.Хәлим иҗатына Чаллы хәкиме урынбасары Р.Хәлимов, язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин һәм мәдәният хезмәткәрләре дә бәя бирде.
XS
SM
MD
LG