Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс вәкиле Атырау шәһәрендә булып кайтты


Казакъстандагы “Җаек” газетасында Тәүфик Кәримов турында мәкалә.
Казакъстандагы “Җаек” газетасында Тәүфик Кәримов турында мәкалә.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин “Казакъстандагы татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясе” президенты Тәүфикъ Кәримовны 50 яшьлеге белән тәбрикләде.

Тәүфик Кәримов Дөнья татар конгрессының декабрь аенда узган 4-нчы корылтаенда башкарма комитет әгъзасы итеп сайланды. Халыкара хезмәттәшлек һәм ватандашларның хокукларын саклау комиссиясендә ул. “Казакъстандагы татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясе”нең юридик оешмалар берләшмәсе президенты буларак та ул бөтен Казакъстандагы ике зур татар оешмасын берләштерү теләге белән яна. Аның 50 еллыгы уңаеннан Атырау шәһәренә җыелган татар-башкорт җәмгыятьләре вәкилләрен дә иң беренче чиратта әнә шул проблема борчый икән.
“Һәрберсе үзенчә яши, үзенә эшли. Әгәр дә бердәм булып, бер оя кебек яшәсәләр эшләре дә күбрәк булыр иде. Хакимият каршында да аларның дәрәҗәләре югарырак булыр иде. Берәр төрле чара оештыра башласалар уйгурлардан, казакълардан сайлыйлар икән берәр кеше. Ә татардан ике зур оешма булгач ике кеше сайларга кирәк. Берне генә чакыра алмаганга күрә, кайбер чаралардан татарларны төшереп тә калдыралар икән”, ди әле яңа гына Атырау шәһәреннән кайткан Рәмис Сафин.
Атырау шәһәре Җаек елгасының Каспий диңгезенә койган урынына урнашкан. Атырау өлкәсе илнең көнбатышында. Татар халкы аз яшәмәгән Актүбә дә, Җаек та әллә ни ерак түгел аңа. Бу яктагы татар халкының күптән, бик күптән инде Татарстаннан килгән бер генә татар артистын да, төркемен дә күргәне юк. Тәүфик Кәримовны 50 еллыгы белән тәбрикләп үткән чара арасында утырып сөйләшкән вакытта бу якларда яшәүчеләр икенче иң зур проблема итеп әнә шуны атаганнар.
Рәмис Сафин
“СССР таркалганнан бирле әлеге республикага бер генә татар артисты да килмәгән. Салават Фәтхетдинов беренче юлны ачырга тели. Март азагында шушы төбәккә чыгып беренче гастрольләрен оештырырга һәм Казакъстанның 4-5 шәһәрендә тәүге концертларын бирергә планлаштырып тора”
,- ди Рәмис Сафин. Күренекле җырчы бик зур калаларны гына хуп күрә шул. Аңа зур сәхнә кирәк. Ә Казакъстанда, бигрәк тә төньяк-көнбатыш өлешне алганда һәр сала һәм калада татар җырына сусаганнар әз яшәмидер, мөгаен. Ә гомум татарлар санына килгәндә, бу илдә 300 меңләп диләр.
“Казакъстанда Атырау шәһәрендә гомер итүче Тәүфикъ Кәримов белән дә без сөйләшеп утырдык. Җәйгә таба яшь җырчыларлардан төзелгән төркем оештырып Казакъстанның татарлар яши торган шәһәрләре һәм авыллары буйлап беренче гастроль оештырып карасак дип”,- дип Рәмис Сафин тормышка ашардай планнар белән уртаклашты.
Казакъстандагы мәктәпләрдә татар теле укытылмаса да, күпчелек шәһәрләрдә якшәмбе мәктәпләре эшләп килә. Аларда туган тел белән бергә гарәп теленә дә өйрәтәләр. Бу мәктәпләргә балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә йөри. 2007-дә Казакъстанда Сабантуй Павлодар шәһәрендә генә узган булса, быел тагын берничә калада үткәрергә планлаштыралар. Туган илгә күчеп кайтуга килгәндә исә, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары сүзләренчә, анда яшәүче татарларның күпчелегенең “кендек каны шунда тамган”.
“Аларның күңелләре Казанга тарта. Дистәләгән еллар шунда яшиләр. Әби- бабалары китеп 100 еллап яшәүчеләр дә бар. Монда күчеп кайту теләкләре юк. Әмма кайтып күреп китү теләкләре бар”,- ди Рәмис Сафин. “Кунак әз була, күп күрә” дигәннән, ул казакълар тарафыннан татарларга зур хөрмәт булуын да сизгән.
“Мәҗлескә Казакъстан Республикасының зур җитәкчеләре, өлкә хакимнәре килгән иде. Алар бит безнең татар кешесен хөрмәт итеп килгәннәр. Менә шунда 100-200 ел яшәп безнең татарлар үзләрен ниндидер бер дәрәҗәгә куеп менә шул дәрәҗәне төшермичә саклап килгәннәр. Казакълар хөрмәт итмәсә килмәсләр иде. Я “татар” дип күтәрелмәс дә иде ул кеше. Менә шунсына мин горурланып һәм шатланып утырдым”,- дип Рәмис Сафин, бу мөнәсәбәтләрнең яхшылыгында тел якынлыгы, дин берлеге генә түгел, ә ике президентның дустанә яшәвенең дә йогынтысы булуын әйтте. Һәм Казакъстандагы татар түрәләренең абруе зур булу дип тә өстәде.
Тәүфик Кәримов быелның гыйнварыннан “Каспий” социаль-эшмәкәрлек корпорация” акционерлык җәмгыяте идарә рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Иҗаттан да читләшми. 2006 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән. Берничә китап авторы. “…Һәм салават күперенең бөтен төсләре” дигән китабы бүгенге көндә Казанда урысчадан татарчага тәрҗемә ителә.
XS
SM
MD
LG