Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад һәм сәүдә, сәнәгать министрлыклары еллык хисапларын ясады


икътисад һәм сәүдә, сәнәгать министрлыгы коллегия утырышы
икътисад һәм сәүдә, сәнәгать министрлыгы коллегия утырышы

Дүшәмбе Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәге залында, чагыштырмача яңа саналган ике идарәнең – икътисад һәм сәүдә сәнәгать министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, президент аппараты, дәүләт шурасы, министрлар кабинеты вәкилләре, район башлыклары, эре ширкәт, банк, югары уку йорты җитәкчеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.

Моннан бер ел элек чамасы, Татарстан хөкүмәте төзелешендә ныклы үзгәрешләр барган вакытта, шактый гына яңа министрлар билгеләнде, район башлыклары алмашынды. Шул ук вакытта республикада сәүдә һәм тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгы бетерелеп, яңа ике идарә булдырылды – икътисад министрлыгы һәм сәүдә сәнәгать министрлыгы.
Бу ике идарәнең бүгенге еллык җыелышы, күбесенчә, яңа министрларның Рөстәм Миңнеханов алдында хисап тотулары кебек булып чыкты. Бер ел узды, яңа идарәләр нинди дә булса нәтиҗәләр китерергә тиеш бит инде. Бу министрлыклар төзелгәндә үк әйтелгәнчә, икътисад министрлыгы күбрәк икътисадый үсешне планнаштырырга, сәүдә һәм сәнәгать идарәсе исә кәгазьдә язылган шушы икътисадны тормышка ашырырга тиеш иде.
Икътисад министры Марат Сафиуллин икътисадның үсеш стратегиясен яза-яза шулкадәр шомарган, 20 минутлык чыгышын да ул җырлап кына узды.Сүзен башлап ул узган елның икътисадый нәтиҗәләре белән Татарстан президенты үз юлланмасында таныштырды, шуңа күрә мин кайберләрен генә әйтеп китәм дип башлады.
Тулаем алганда икътисад үсештә. Күбесенчә бу халыкның керемнәре артуы белән бәйле. Былтыр ул 21% арткан. Димәк кешеләр сатып алу мөмкинлеге арткан, былтыр республикада барлыгы 275 миллиардка товар сатылган. Мәгариф, экология һәм мәдәният өлкәләрендә икътисад үсеше без уйлаганча уңышлы бармады. Икътисадый уңышлы дип саналган министрлыклар арасында бүген беренчелекне мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алып тора. Аннан соң, яшьләр, спорт һәм туризм, авыл хуҗалыгы министрлыклары бара. Иң уңышсыз дип урман хуҗалыгы, сәламәтлек министрлыгы билгеләнде.
Коллегия утырышы президиумы
Утырыш барышында шулай ук Татарстанның берничә төбәккә бүленеп икътисадый үсеше турында да сүз чыкты. Министр сүзләренчә республиканың 43 районыннан 23че бүгенге көндә үзен-үзе икътисадый тәэмин итә ала. Татарстан 7 икътисадый төбәккә бүленсә, ул вакытта барлык төбәкләрдә бер тигез азмы-күпме икътисадый уңышлы булачак. Җыелышта Марат Сафиуллин бу төбәкләрнең өчесе – Кама икътисадый төбәк, башкала һәм нефть төбәкләренә тукталды. Марат Сафиуллин сүзләренчә икътисад министрлыгы алдында 2008 елга билгеләнгән төп максатларның берсе исә - республикага күбрәк инвесторлар җәлеп итү. Рәсми мәгълүматларга караганда 2007 елда Татарстанга 900 миллион долларга якын инвестиция кертелгән.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин исә үз чыгышында, бүгенге көндә Татарстанның товар җитештерү буенча республиканың идел буе төбәгендә 1 урында, Русия буенча 5 урында торуын әйтте. Татарстан сәнәгатенең төзелешен ул болай аңлатты.
2006 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда җитештерү 16% артты. Сәнәгатнең күпчелек өлеше, 60%ты – табигать байлыкларын табу, машиналар җитештерү һәм химия өлкәсенә карый. Шулай ук тышкы икътисадый элемтәләрнең ныгуын искә алырга кирәк. Быел ул 14,7 миллиард доллар тәшкил итә.
Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин
Александр Когогин фикеренчә, сәнәгать күбесенчә муниципаль берәмлекләр җирлегендә аларның җиһазлары һәм тырышлыгы белән үстерелергә тиеш. Ә сәүдә сәнәгать министры аларга бу эштә ярдәм итәчәк. Когогин әфәндене иң борчыган мәсьәлә исә, ул да булса республикада сәнәгать оешмаларының үсешкә әзер булмавы, тәҗрибәле кадрлар җитмәве, нәтиҗәле эш өчен шартлар тудырылмавы. Үрнәк алырлык ширкәтләрдән, Когогин “Тат энерго”, “Казаноргсинтез”, “Татнефть”не генә атады. Алар үз эшчеләрен, Казан дәүләт финанс икътисад университетында елына 250 мең түләп, Мәскәүдә, Питерда елына 2 миллион түләп укыта, ләкин бу күренеш бик әз оешмаларда гына күзәтелә ди Когогин әфәнде.
Александр Когогин, Марат Сафиуллин кебек үк, икътисадның үсешенә халыкның керемнәре артуы тәэсир итә диде. Алар сүзләренчә бу керемнәр узган ел белән чагыштырганда 16% арткан, ә уртача хезмәт хакы 11-12 мең сум тәшкил итә. Тик шунсын әйтергә кирәк кемнәр өчендер бу урта хезмәт хакы булса бик күпләр бу акчаларның яртысын да алмый. Уртача хезмәт хакы ничек санап чыгарыла һәм ул чынбарлыкка туры киләме дигән темага “Азатлык”ның киләсе тапшыруларында сөйләшү булыр. Ә бүген исә, шулай итеп, ике министрлык берләшеп, зур гына җыелыш үткәрде. 2008 елга Татарстанның икътисадый үсеш планы да шушында билгеләнде дип санарга кирәк.
XS
SM
MD
LG