Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комендант сәгате


Башкортстанда балаларга комендант сәгате кертелүе ихтимал. Эш шунда, Сибай шәһәре депутатлары балаларның ирекләрен чикләү турында канун өлгесе әзерли башлаган. Аңа караганда, балигъ булмаган балалар кичке11дән иртәнге 6га кадәр үзләре генә урамда йөрергә тиеш түгел.
Моны үтәмәгәннәрнең ата-аналарына зур күләмдә штраф салыныргатиеш. Сибай депутатлары шул юл белән балалар җинаятен киметергә өмет итә. Сибай депутатларының бу кануны дәүләт җыелышында үтмәгән очракта алар аны үзләрендә көченә кертергә җыена.
Әйткәндәй, Сибай мондый сәер кануннары белән күптән билгеле. Ул җәмәгатьчелек урыннарында сүгенүгә каршы канун кабул итеп бар Русия буенча танылган төбәк.
XS
SM
MD
LG