Accessibility links

Русия Думасы ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслата


Русия Дәүләт Думасы Җинаять кодексына ришвәтчелек өчен җәзаны берничә мәртәбә кырыслатучы үзгәрешләрне өченче, соңгы укылышта хуплады.

Бу үзгәрешләрне президент Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Җәза ришвәт зурлыгына карап төрле рәвештә билгеләнә.

Миллион сумнан артык ришвәт алган өчен йөзләтә штраф түләтү һәм аерым вазифаларда эшләүне тыю, яки 8 елдан алын 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

Ришвәтчелектә арадашлык итү дә моннан ары җинаять дип каралачак һәм штрафлар яки иректән мәхрүм итү белән җәзаланачак.

XS
SM
MD
LG