Accessibility links

Халыкара вәкилләр һәм Украина президенты Чернобыльдә булды


Пан Ги Мун (с), Виктор Янукович һәм Юкия Амано (у).
Пан Ги Мун (с), Виктор Янукович һәм Юкия Амано (у).

Чернобыльдә Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы дөньяның атом энергиясеннән баш тартмаячагын белдерде.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һәм Халыкара атом энергия идарәсе генераль секретаре Юкия Амано Украина президенты Виктор Янукович белән бергә Чернобыль атом электр станциясендә булды һәм станциянең дүртенче бүлеге өстендә яңа саклагыч япма төзелешен карады.

Янукович әйтүенчә, сишәмбе Чернобыль казасы белән бәйле проектларга донор илләр биргән акчалар каза булган реактор өстендә яңа саклагыч корылма төзүне 2015 елга кадәр тәмамлау мөмкинлеге бирәчәк.

Яңа япма төзелеше миллард ярым еврога төшәр дип бәяләнә.

Киевта Чернобыль конференциясе.
Янукович сишәмбе Киевта Чернобыль казасының 25 еллыгы алдыннан үткән халыкара конференциядә Чернобыль белән бәйле проектлар өчен 550 миллион евро җыелуын игълан итте.

Кушма Штатлар һәм Европа төзекләндерү вә үсеш банкы һәрберсе Украинага 120-шәр миллион евро, Европа комиссиясе 110 миллин евро, Русия, Германия һәм Франция һәрберсе 50-шәр миллион евро бирә.

Фукусима атом электр станциясе.
Чәршәмбе Чернобыльдә уртак матбугат очрашуында Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы атом электр станцияләренең иминлеген арттырырга чакырды һәм дөнья 25 ел элек булган Чернобыль казасыннан да, Япониянең Фукусима атом электр станциясендә бу язда булган казадан да сабак алырга тиеш диде.

Шул ук вакытта Юкия Амано дөнья атом энергиясеннән баш тартмаячак, чөнки ул әлегә экологик яктан чистарак энергия диде.
XS
SM
MD
LG