Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә яңа протест чаралары үтте


Сүриянең берничә шәһәрендә хөкүмәткә каршы яңа протест чаралары үтте.

Оппозиция активистлары Баас фиркасенең хакимлек итүе турында канунны бетерүне һәм демократик сәяси система булдыруны таләп итте.

Илнең көньягындагы Дәраа шәһәрендә президент Бәшәр Әссадның хакимияттән китүен таләп итүче җыенда берничә мең кеше катнашты.

Пәнҗешәмбе илдә 50 ел чамасы гамәлдә булган гадәттән тыш вәзгыять тәртибе бетерелде. Әмма оппозиция тарафдарлары моңа гына канәгать түгел.
XS
SM
MD
LG