Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җир Хартиясе – XXI гасырның дөньяви инҗиле”


Казанда Җир Хартиясе темасына "Түгәрәк өстәл" үтте.
Казанда Җир Хартиясе темасына "Түгәрәк өстәл" үтте.

Казанда “Татарстанда Җир Хартиясе: тарих һәм киләчәккә караш” дигән түгәрәк өстәл утырышы үтте. Республикада моннан ун ел элек кабул ителгән хартиягә багышланган чарада җәмәгатьчелектә дөнья мәдәнияте, толерантлык, экологик үзаң булдыру хакында фикер алышынды.


Җир Хартиясе җирдә тыныч һәм аның киләчәге өчен җаваплылык хисе тоеп яшәү, тотрыклы тормыш рәвешенә ирешүне күздә тота. Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысасында кабул ителгән Җир Хартиясе документы икътисад, сәясәт, экология һәм мәгарифне берләштерүне, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуны һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп ала.

"Татарстан Җир Хартиясе принциплары белән яши"

Татарстанның әлеге Җир Хартиясе проектын кабул итүенә дә 27 апрель көнне 10 ел була икән. Бу хакта түгәрәк өстәл утырышының ачылышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

"Бүген әле моның белән беррәттән Халыкара Җир көне дә. Шуны да исегезгә төшерәм: Татарстан дөньяда Җир Хартиясе принциплары беренчеләрдән булып тормышка ашырыла башлаган регион үзенчәлеген йөртә, Русия буенча беренче республика булуын әйтеп тә тормыйм инде", дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә Җир Хартиясен тормышка ашыру өчен Татарстанда шактый эшләр башкарылган. Әлеге гамәлләр арасыннан берсе – саклау астына алынган табигый урыннарның дәүләт реестры булдырылган.

Русиядә беренче мәртәбә экология мониторингы харитасы төзелеп нәшер ителгән. Шулай ук Татарстанның Кызыл һәм Яшел китаплары бастырып чыгарылган.

Хәзерге көндә "Чиста су" програмы тормышка ашырылу алдында тора. Татарстан парламенты тарафыннан табигатьне саклау һәм аннан рациональ файдалану юнәлешендә 28 канун кабул ителгән.

Мәгарифне үстерү стратегиясенә дә старт бирелде, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җир Хартиясенең төп юнәлешләре

Җир Хартиясе фикерен парламентка кертү эшен башлап йөргән депутат Марат Галиев сүзләренчә, XX гасыр урталарында адәм баласы табигый ресурсларның алга таба бетәргә мөмкин икәнен, табигатьнең чиктән тыш пычрануын, нәтиҗәдә кешелек дөньясының да әкрен-әкрен генә юкка чыгарга мөмкин икәнлеген аңлый башлаган.

Җир Хартиясе документы күбесенчә халыкара фондлар, дүрт дистәгә якын ил җитәкчеләре, күренекле галимнәр, сәясәтчеләр тарафыннан уйлап чыгарылды, ди Галиев.

Аның сүзләренчә, Җир Хартиясе дөньяви булуына карамастан, барлык диннәрнең дә хуплавын алу белән дә үзенчәлекле. Хартия фикере баштарак экология өлкәсен генә үз эченә алган булган, әмма аннан соң әлеге фикергә башка тармаклар да өстәлгән. Нәтиҗәдә Җир Хартиясе 4 төп өлешне һәм 16 принципны берләштергән. Алар:

I. Җирдәге тереклекне хөрмәт итү һәм аны кайгырту.
II. Экологик бөтенлек.
III. Социаль һәм икътисади гаделлек.
IV. Демократия, толерантлык һәм тынычлыкны булдыру.

Татарстан өчен экология темасы абстракт түгел, ди Марат Галиев. Бигрәк тә 60нчы елларда нефть чыгаруга керешкәч чишмәләрнең пычрануы республика өчен үтә зур проблемга әйләнде, ди ул.

"Толерантлыкны мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк"

Бу һәм моңа охшаш экологик проблемнарны аңлау да нәкъ менә шул елларда башланган. Советлар Берлегендә беренче булып Казан Дәүләт Университетында Экология кафедрасы ачылган.

Марат Галиев сүзләренчә, Җир Хартиясенең принциплары арасында урын алган толерантлыкны балаларда балачактан, мәктәп яшеннән үк тәрбияләргә кирәк. Бу өлкәдә Татарстанның үзенә хас проблемы бар дип саный ул.

Аның сүзләренчә, кайбер галимнәр көн тәртибенә китерә башлаган мәктәпләрдә телләрне татар һәм рус балаларына аерым укыту фикере дөрес түгел.

Бу алга таба зур проблемнар китереп чыгара ала. Хәтта балалар бакчаларында ук күп телләрне өйрәтүнең файдалы икәнен мин генә әйтмим, ди ул. Толерантлык бергә яшәгән халыкларның телләрен өйрәнүдән башлана, дип белдерә Марат Галиев.
XS
SM
MD
LG