Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Либиягә ярдәм итәргә әзер


Русия Либиядәге вазгыятьне тотрыкландыру эшендә Африка берлеге һәм БМОга ярдәм итәргә әзер, әмма Мәскәү Либиядә кичекмәстән атышларны туктатуны шарт итеп куя.

Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров шимбә көнне Либия хөкүмәте башлыгы Али әл-Мәхмүди белән телефон сөйләшүендә әйткән. Русия министры белән сөйләшү – Либия нияте булган.

Мәхмүди, Либия хакимиятләренең низагны сәяси юл белән чишү теләген әйтеп, Русиянең бу тәкъдименә кызыксыну белдергән.
XS
SM
MD
LG