Япониядә 11 мартта булган җир тетрәү һәм су ташкынында хәбәрсез югалганнарны эзләү чарасы башланды. Барлыгы 12 меңләп кеше югалган, дип исәпләнә. Мәетләрне эзләүгә 25 меңләп хәрби җәлеп ителгән. Мондый чара җир тетрәүдән соң инде өченче тапкыр оештырыла.
Бүген иртән 38 кешенең мәете табылган иде. Чара иртәгә дә дәвам итәчәк. Һәлак булганнарның күбесе су белән диңгезгә юылган, дип фаразлана. Рәсми саннарга караганда, 14340 кеше һәлак булган.
Япониядә премьер-министр Наото Канага каршы җир тетрәүдән соңгы вазгыятьне хәл итмәүдә гаепләүләр арта.
Якшәмбе көнне узган сайлауда премьер җитәкләгән Демократик партия үз сайлаучыларының бер өлешен югалтты.