Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тукай очраштыра да, берләштерә дә”


Тукай бәйрәме башланыр алдыннан
Тукай бәйрәме башланыр алдыннан

Бүген Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу көне зурлап билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Татарстан башкаласына дөньяның төрле илләреннән, күрше республикалардан кунаклар килде. Алар Тукай бәйрәме башланыр алдыннан Казандагы кичерешләре белән уртаклашты.


Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле һәм Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе Алик Локманов сүзләренчә, Казан – һәрвакыт кешенең рухи кәефен күтәрә торган шәһәр. Монда милләттәшләр белән очрашу – һәрвакыт күңелле хәл.
Алик Локманов

"Бүгенге көндә шунысы да мөһим – безне Тукай очраштыра, Тукай берләштерә. Без Тукайның идеяләре белән яшибез. XX гасырда яшәгән шагыйрь хәзер дә актуаль булып кала, ул язган әсәрләр – XXI гасырда да кирәкле әсәрләр. Бу хәл Тукайның халык күңелен барыбыздан да ныграк аңлаганлыктан килгәндер", ди Локманов.

"Миңа калса, Тукайда хәтта пәйгамбәрлек сыйфатлары да булгандыр. Чөнки аның шигырьләрен алып карасаң, мәсәлән, "Алсалар Мәскәүләр якаң", "Дума", "Мужик йокысы" – боларның барысында да бүгенге көн мәсьәләләре аңлатыла. Тукайның менә шушы хәлләрне күрә белүенә без әле һаман да гаҗәпләнәбез", ди ул.

"Тукай башка халыкларга да милләт байрагы"

Алик Локманов, Габдулла Тукай татарлар өчен генә түгел, башка төрки милләтләр өчен дә әһәмиятле, ди.

"Тукай татарга гына түгел, башка халыкларга да милләт өчен яшәгән, янган кешенең символы, байрагы булып кабул ителәдер.

Быелгы Тукай бәйрәме алдыннан безне Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте. Бу очрашудан бик яхшы тәэсирләр калды. Президент мәдәният, сәнгать һәм милләт эшләренә бик тә игътибарлы. Ул киләсе көннәрдә шундый булсын иде, шулай булып калсын иде.

Минемчә, аның үзен дә шушы эшләргә ешрак һәм күбрәк җәлеп итәргә кирәктер", дигән теләкләрен белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.
Рәйсә Шәрипова

Кырымның Ялта шәһәреннән килгән Рәйсә Шәрипова да, үз телеңне, үз кешеңне иң беренче чиратта яратырга кирәк, ди. Ул, татарча сөйләшергә кирәк һәм яшьләребезгә дә туган телебезне өйрәтергә кирәк, дип белдерә.

Казанда бәйрәм кәефен күрәм, ди ул. "Кайдан гына кунаклар килмәгән: Төркиядән дә, Балтыйк буеннан да, Германиядән дә кунаклар бар монда, барысында да бәйрәм рухы сизәм", ди Кырым кунагы Рәйсә Шәрипова.

Рәйсә ханым Казан тәэсирләрен, Кырым шагыйре Диләвер Османның шигырь юллары белән тәмамлады:

Халкым өчен аксын каным,
Ватан өчен янсын җаным.
Таулар өчен йөрәк көйсен,
Диңгезләрен рухым сөйсен.
Халкым диеп, илем диеп янса әгәр,
Бик күңелем, һич үкенмәм: димәк юкка
Үтмәгән бу газиз гомерем.
XS
SM
MD
LG