Accessibility links

Русия президенты Дмитрий Медведев Чернобыльгә килде


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Чернобыльгә килде.

Украина президенты Виктор Янукович белән бергә ул 25 ел элек дүртенче энергоблокта шартлау булган атом станциясе җирләрен караячак.

Русия патриархы Кирилл сишәмбегә каршы төндә Киевта Чернобыль афәте корбаннары рухына дога кылды.

Бүген Русия, Украина, Беларусның күп кенә шәһәрләрендә искә алу чаралары уза.

Воронежда исә эшләү мөддәте чыккан Нововоронежская атом электр станциясе реакторларын туктатуны таләп итеп пикет узды.

Шулай ук Мәскәү һәм Сарытауда Чернобыль реакторларын эшләтүгә каршы пикетлар үтә.
XS
SM
MD
LG