Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уртача хезмәт хакы 14 мең суммы?


Татарстанда 2008 елда уртача хезмәт хакы 14 мең сум булачак
Татарстанда 2008 елда уртача хезмәт хакы 14 мең сум булачак

Президент Шәймиевнең юлламасын да, сәүдә, сәнәгать вә икътисад министрлыкларының еллык җыелышларын телевизор аша караучылар мөгаен бер нәрсәгә гаҗәпләнгәндер. Җитәкчеләрнең һәркайсы халык тормышы яхшырды, кешедә акча бар, дип белдерә.

Әйтик, дүшәмбе узган еллык җыелышта Татарстанның икътисад министры бу хакта болай диде:
"Былтыргыга караганда халыкның кибетләрдә товар сатып алу сәләте 8% арткан. Кешеләр тарафыннан банкларга сакланыр өчен салынган акча саннары да арта, бу шулай ук уңай күрсәткеч. Әгәр 2004 елда банкларга салынган акчалар керемнәрнең 4% гына тәшкил итсә, 2007 елда бу сан 7%ка җиткән. Шул ук вакытта яшәү минимумыннан әзрәк акча алып яшәүчеләр саны көннән-көн кими, бүгенге көндә алар барлык кешедән 8%ны тәшкил итә."
Мөгаен бу 8%ка укытучы, табиплар, мәдәният хезмәткәрләре керәдер, чөнки акча турында сүз чыкканда нәкъ менә бу катлам беренче булып зарлана. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев исә үз юлламасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 2007 елда шактый арттырдык инде, 2008 елда да бу эшне дәвам иттерербез, диде.
2008 елга социаль өлкәгә бирелгән 52 миллиард сум бюджет акчалары исә болайрак бүленгән. Акчаларның 46%ты мәгарифкә, 27%ты сәламәтлек саклауга һәм спортка, 20%ты социаль яклауга һәм бары тик 7% гына мәдәнияткә бүленгән. Хезмәт хакы аз булудан зарланучылар күп булса да республика башлыгы икенче елга Татарстан буенча урта хезмәт хакы 14 мең сум булачак дип белдерде. Бүгенге көндә исә уртача хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә, ди белгечләр. Дөрес кайберәүләр өчен бу уртак хак булса. Икенчеләрнең мондый акчаларның күргәне дә юк.
Алай да икътисад темасына язучы журналист Илсөя Хәйруллина республикада урта хезмәт хакының 14 меңгә менә алуына ышана.
"Бүгенге көндә бик югары җитәкчеләрнең хезмәт хакларын халыкка әйтергә дә куркыныч. Элеккеге заманда җитәкченең хезмәт хакы белән иң аз хезмәт хакы алучы кешенең аермасы 13 тапкырга зуррак булмаска тиеш дигән канун бар иде. Хәзер инде ул юк һәм җитәкчеләрнең хезмәт хаклары бик югары, ул катлам шактый зур. Шуңа күрә уртача хезмәт хакын 14 меңгә җиткерү авыр түгел ул. Ә менә иң кимен 14 меңгә җиткерү бик авыр булачак. Нефтьчеләрнең төрле социаль оешмаларында эшләүчеләргә, гади бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән күбрәк эш хакы түләргә ярамый, чөнки ике арада каршылык чыгарга мөмкин диелә иде. Быелдан башлап монда хәл үзгәрде, “Татнефть”кә караган социаль оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арттырылды. Чөнки гади бюджет оешмаларында кебек хакка яшәргә мөмкин түгел дип белдерде “Татнефть”нең профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин."
Нефтчеләр белән бергә эшләгәннәр хезмәт хакын мулдан аладыр да бит, әмма гади эшчеләргә нишләргә? Казанлыларның хезмәт хакы белән кызыксынып без урамда сораштыру үткәрдек. Шәһәр урамында мондый җаваплар ишетергә туры килде.
- 14 мең әз ул, минеке 18-20 мең. Мин майонезлар пакетын ясыйм.
- Университетта доцент булып эшләп тә хезмәт хакым 7 мең сум гына, көлке, кондукторлар да күбрәк ала
- Без эшли торган оешма Татарстанга карамый, шуңа күрә хезмәт хакыбыз әйбәт, 1 мең доллар тирәсе.
- Мин сәүдә өлкәсендә эшлим, аена 20 мең чыга.
- Мин проект төзүче булып эшли, рәсми хезмәт хакым ай саен 6 мең, рәсми булмаган керемнәрне санаганда исә, 15-20 чыга инде. Салымнар түләмәс өчен шулай эшлибез. Чөнки яшәргә акча җитми алай булмаса.
- Медицина өлкәсендә эшлим, аена 7 мең чыга, җитми әлбәттә, күтәрергә кирәк.
Ишетелгәнчә, сораштырганнарның берсе “соры” хезмәт хакы турында әйтте. Бу мәсьәләгә үз чыгышында президент Шәймиев тә тукталган иде. “Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган тикшерү күрсәткәнчә, оешмаларның һәр икенчесе хезмәт өчен түләүнең конвертлы рәвешен файдалана. Финанс министрлыгы, пенсия фонды, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ни башкаралар? Монда турыдан-туры хезмәт кануннарын бозу бара бит. 1 апрельгә кадәр бу мәсьәләне чишергә кирәк” дип белдерде Миңтимер Шәймиев үз юлламасында.
XS
SM
MD
LG