Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәяси элитасы НАТОдан ник курка?


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Апрель башында Бухарестта НАТОның олы җыены узачак. Әлеге чарада катнашыр өчен НАТО генераль секретаре Яп де Хооп Схеффер Русия президенты Владимир Путинны да чакырган. Әмма Русия җитәкчелегенең НАТОга дәгъвалар белдереп килүе мәгълүм. Имеш, НАТО Русиягә чиктәш булган илләргә кул суза.

НАТОга хәзерге вакытта 26 ил керә. Алар арсында элекке совет республикалары да бар. Шулардан беренче булып НАТОга Балтыйк буе илләре кушылды. Хәзер исә шундый ук теләкне Украина белән Грузия дә белдерә. Русия җитәкчелеге моңа каршы чыга. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков каршы чыгуның сәбәпләрен, Русия бу илләргә йогынтысын югалтудан курка дип аңлата:

Элеккеге СССР илләре арасында НАТОга керү теләге көчәя башлады. Һәм бу Русия җитәкчелегенә бер дә ошамый. Моның төрле сәбәпләре бар – сәяси, икътисади, мәдәни. Русия шушы илләрне үз йогынтысы астында тота алмый. Һәм бу илләр сәяси һәм хәрби яктан Русиягә каршы тору өчен бер көч булып туплана. Русиянең геополитик вәзгыятенә бу каршы килә, чөнки аның бөтен теләге - элекке СССРга кергән илләрне үз канаты астында тоту”, ди Дамир Исхаков.

Наил Мөхәрәмов


Ә сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәрәмов:

“Грузия һәм Украинаның НАТОга керүе Русия файдасына түгел. Украина НАТОга керсә, Көнбатышның хәрби көчләре Русия чикләренә килеп җитә дигән сүз”, ди.


Русиянең НАТОдан куркуының тагын бер сәбәбен Дамир Исхаков болай дип аңлата:

“Русия элитасы НАТО илләренең көндәшлегеннән курка. Чөнки Русия дөнья базары шартларында андый көндәшлеккә чыдый ала торган ил түгел. Һәм ул үзенең сәясәтен кора алмый. Аның белеме дә җитәрлек түгел, аннан соң икътисад та мактанган кадәр үк көчле түгел. Шулай ук хәрби яктан да зур уңышларга ирешкәне юк”,
ди Д. Исхаков.

Ул шулай ук Русиянең сәяси элитасы гади халыкны да аңлы рәвештә НАТОга каршы котырта, ди.

“Русия җитәкчелеге халыкны НАТОдан безгә куркыныч яный дип ышандырырга тырыша. Халык бу сүзләргә колак сала. Чынлыкта НАТО илләре Русиягә бернинди куркыныч тудырмый. Беркем дә Русияне яулап алырга җыенмый”,
ди тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

XS
SM
MD
LG