Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сербия белән килешүне кичектерде


Брюссель - Европа Берлеге Сербия белән сәяси килешү имзалауны кичектерде. Бу чара пәнҗешәмбегә билгеләнгән иде.

Берлекнең киңәю комиссионеры Олли Рен, кичектерүнең сәбәбе - "Белградтагы кайбер сәясәтчеләрнең каршы чыгуы" диде.

"Белградтагы сәясәтчеләрнең бу килешүгә каршы булулары бик кызганыч. Минемчә, алар узган якшәмбе көнне Сербиянең Европадагы киләчәген, яхырак тормыш һәм киңерәк хокук сайлаган халыкның тавышын ишетмәгән."

Сербия премьер-министры Воислав Коштуница, Европа Берлеге тәкъдиме - Сербиянең Косово бәйсезлеген тануына басым ясар өчен эшләнгән әйбер, диде.
XS
SM
MD
LG