Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путин һәм Кәримов очрашты


Мәскәү - Русия һәм Үзбәкстан президентлары Владимир Путин һәм Ислам Кәримов ике ил арасында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә килеште. Узган елның декабрь аенда кабат президент булып сайланганнан бирле Кәримов берече тапкыр чит илгә сәфәргә чыкты. Ике җитәкче хезмәттәшлек иң күп ягулык өлкәсендә бара, дип белдерде. Узган ел сәүдә әйләнеше 3 миллиард долларга җиткән, диде Путин.

"Бүгенге очрашу - хезмәттәшлекнең элекке кебек барачагын күрсәтте, ә элек хәлләр начар тугел иде. Узган ел ике арада сәүдә 37%ка артты һәм 3 миллиард долларга якынлашты."

Җитәкчеләр шулай ук Үзәк Азиядә юллар төзү турында сөйләшкән.
XS
SM
MD
LG