Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрә


Берлин - Германия Әфганстаннан киткән Норвегиянең 250 хәрбиенә алмашка НАТО көчләренә өстәмә гаскәр җибәрә. Германия саклану министры Франц Йозеф Юнг сүзләренә караганда, бу "җәй көне булачак". Моңарчы Германия НАТО һәм АКШның гаскәр җибәрү басымына каршы килде. Хәзер дә Германия парламенты гаскәрләрне сугыш барган көньякка түгел, ә тынычрак төньякка җибәрү турында карар кабул итте. Барлыгы Әфганстанга 3.500 хәрби китәчәк.
XS
SM
MD
LG