Accessibility links

Сыра җитештерүчеләр эш ташларга җыена


Башкортстандагы иң зур сыра җитештерү заводы “Эфест-Армстар” хезмәткәрләре эш ташларга әзерләнә.

Алар моның сәбәбен түбән хезмәт хакына бәйли. Заводның һөнәр берлекләре башы Олег Кропинов сүзләренә караганда, заводта уртача хезмәт хакы җиде меңнән артмый. Артыграк алу өчен өстәмә аена 40-60ар сәгать эшләргә туры килә. Кропинов завод җитәкчелеге чаралар күрмәсә, эш ташлаячакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG