Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шоңкар” ай саен очачак


Менә инде 1994нче елдан Башкортстанда башкорт яшьләре өчен “Шоңкар”, татар яшьләре өчен “Тулпар” журналлары чыгып килә.

Алар ике айга бер чыга иде. “Шоңкар” айлык журналга әйләнде. Журнал күпсанлы укучылары соравы буенча республика Президенты Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать иткән булган. Узган ел “Шоңкар” үзләренең көче һәм матбугат идарәлеге ярдәмендә берничә айлык сан чыгарган иде. Ниһаять, быелдан бешлап алар республика казнасыннан финанслана башлады. Журналның баш мөхәррире, “Азатлык” радиосының экс-хәбәрчесе Иршат Теләүмбәтов сүзләренә караганда, бу журнал укучысына да, аны чыгаручыларга да файдалы. Теләүмбәтов укучы ай саен даими журнал алып куанса, безнең категорияне үстерделәр, бу хезмәт хакы да үсте дигән сүз. Шуңа өстәп ай саен гонорар алу да мөмкинчелеге бар, дип белдерде. Шулай да, айлыкка күчү тиражны киметкән. Узган ел ул 9 000 тираж белән чыкса, быел бер меңгә кимегән. Теләүмбәтов журнал хезмәткәрләре уртача 27 яшьтә дип тә әйтте. Аның сүзләренә караганда, башка бер генә журнал-гәзит тә мондый яшь түгел.
XS
SM
MD
LG