Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саклану министрлары Әфганстан турында сөйләшә


Вильнюс - Литва башкаласында башланган НАТО илләре саклану министрларының ике көнлек утырышында көнтәртибендә иң мөһим мәсәлә - Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү. Әфганстан берлек өчен беренче максат булып кала, диде генераль секретарь Яап де Хооп Схеффер.

"Әфганстан белән эшләүгә өстенлек бирелә. Халыкара җәмәгатьчелек Әфганстанга үз эчендэ һәм дөньяда дәүләт буларак тыныч яшәргә ярдәм итә. Көндәлек проблемаларга карамастан, алга китеш бар. НАТО мөмкин булганны эшли, һәм Вильнюста без эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итү турында сөйләшәчәкбез."

"Уңыш" дигәндә Әфганстанда хәрби чаралар турында сүз бармый. Әфганстан үзе дә җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш, диде де Хооп Схеффер.

Көч куллану дәвам иткән илнең көньягына Талибанга каршы өстәмә көч таләп ителә. Германия, Франция һәм НАТОның башка илләренә өстәмә хәрбиләр җибәрү басымы арткан иде.

Канада, әгәр ярдәм килмәсә, көньяктан үз гаскәрләрен чыгарачагы белән янады.
XS
SM
MD
LG