Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Әбләзовны Башкортстаннан куалар


Чәршәмбе көнне Башкортстан Хөкүмәтендә чираттагы киңәйтелгән утырыш булды.

Алдан ук хәбәр ителүенчә, анда Башкортстанның урман сәнәгате тармагындагы хәлләрне тикшерү көн тәртибенә кертелде. Ике сәгать буе дәвам иткән киңәшмә фәкать шушы бердәнбер мәсьәләне тикшерүгә генә багышланды.

Мондый гаугалы һәм тәнкыйтьчел утырышның күптән булганы юк иде Министрлар кабинетында. Киңәшмәне Хөкүмәт рәисе Рафаэль Байдәүләтов алып барды. Сөйләшүдә аның барлык урынбасарлары, шулай ук башка министрлар, оешмалар җитәкчеләре, кайбер районнар хакимият башлыклары да катнашты.

Киңәшмәгә Сарытаудан андагы билгеле эшкуар һәм Башкортстанның Сарытаудагы даими вәкиле Камил Әбләзов та чакырылды. Элекке килүләрендә Камил Әбләзовны кочак җәеп каршы алган булсалар, бу юлы аңа бөтенләй башка мөнәсәбәт иде.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Камил Әбләзов Сарытаудагы Башкорт корылтае җитәкчесе булу һәм даими вәкил булу өстенә Башкортстанда үзенең бизнесы өчен дә киң мөмкинлекләр алган иде. 2003 елда аның “Нарат” исемле ширкәте Башкортстанның барлык урман хуҗалыгы тармагын, урман сәнәгатен үз кулына алган иде.

“Шуннан соң биш ел үткән, урман сәнәгатен үстерү өчен бернидә эшләнмәгән, Башкортстан урман сәнәгате киресенчә, тирән упкынга тәгәрәгән”, - дип үзенең чыгышын кискен сүзләр белән башлады Башкортстан Хөкүмәте рәисе Байдәүләтов. Көрчеккә терәлүдә нәкъ менә Камил Әбләзов җитәкчелек иткән ширкәт һәм ул шәхсән үзе гаепле дип усал чыгыш ясады Хөкүмәт башлыгы һәм Камил Әбләзовны Башкортстаннан куарга кирәк, дигән фикерен әйтте. Камил Әбләзовның хәлләрне яхшырту өчен бераз срок бирегез дип әйтүенә каршы, Байдәүләтов срокны кем биргәнен яхшы беләсез, аны судья гына бирә, дип кинаяләде.

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышның алдан нык кына әзерләнгәне сизелде. Чөнки анда премьер-министрның барлык урынбасарлары да, башка министрлар да Камил Әбләзовка карата чиратлап торып һәрберсе дәгъваларын белдерде, авыр гаепләр ташлады. Премьер урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов та “Камил Әбләзов үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, Башкортстан урман хуҗалыгын көрчеккә терәде”, дип белдерде. Урманга гына карап гомер кичерүче районнар бөтенләй ярык тагарак алдында калды, ди Шамил Вахитов.

Башкортстан премьеры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов та Рафаэль Байдәүләтов та Камил Әбләзовның аклануларын кабул итмәде. Утырыш азагына таба Сарытауның куәтле эшкуары һәм Башкортстанны анда вәкиллек итүче бик йогынтылы Камил Әбләзов тәртип бозып әрләнгән укучы бала хәлендә калды. Алай гына да түгел, мамык-каурыйлары йолкынып йончуга калган тавыкны хәтерләтә иде ул.

Башкортстан җитәкчеләре әлеге киеренке утырыш азагында Камил Әбләзовка бер ай эчендә, республика оешмалары белән берлектә, Башкортстан урман хуҗалыгы тармагын көрчектән чыгара алырлык программа тәкъдим итү өчен, соңгы мөмкинлекне бирде. Әмма әлеге утлы табада биетелгәннән соң, Сарытау эшкуарының Башкортстанда эшен дәвам итәчәгенә ышанучылар аз. Алай гыа түгел, ул әле Башкорт корылтае рәислегеннән дә, даими вәкил вазыйфаларыннан да шунда ук читләштерелергә мөмкин.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе республикадагы танылган икътисад белгече Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә Камил Әбләзовка басым ясау икътисадый җәһәттән генә түгелдер.

“Нәрсә беләндер республика хакимиятләрен башка яктан да канәгатьләндерми башлаган булырга тиеш Әбләзов әфәнде. Ә нигә әле алайса аның эшчәнлегендәге кимчелекләрне 5 ел буе күрмәгәннәр, аңа күз йомганнар, ә хәзер килеп кенә игътибар итәргә булганнар”, - ди Ринат Гатауллин.

Ринат Гатауллин фикеренчә, Сарытау эшкуары Камил Әбләзовка каршы киңколачлы һөҗүм ясалуы Башкортстан урман сәнәгатен башка кулларга күчерү өчен дә эшләнергә мөмкин. “Бер үк вакытта 90нчы еллар башыннан ук көрчектә булган Башкортстан урман хуҗалыгы җитешсезлекләрен Камил Әбләзов өстенә генә аударып калдыру омтылышы да абайлана кебек”, - ди Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG