Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:12

Белгечләр әйтүенчә бу көннәрдә Казанда 3 ай явырга тиешле кар яуган. Урамнарда кар катламы 70 сантиметр тәшкил итә. Йорт түбәләрендә исә ул 30 сантимертрдан да күбрәк булмаска тиеш.

Белгечләр әйтүенчә бу көннәрдә Казанда 3 ай явырга тиешле кар яуган. Урамнарда кар катламы 70 сантиметр тәшкил итә. Йорт түбәләрендә исә ул 30 сантимертрдан да күбрәк булмаска тиеш. Әмма кар күп яу сәбәпле бүгенге көндә түбәләрдә кар катламы шактый калынрак ди белгечләр. Нәтиҗәдә һава җылытып җибәргәч, боз сөңгеләре барлыкка килә. Казан хакимиятенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров шәһәрдә боз сөңгеләре белән көрәшүнең ничек баруы турында “Азатлык”ка болай диде.

Казанда кар көртләре һәм боз сөңгеләре барлыкка килгән 2100дән артык йорт бар. Әлеге йортлар барысы да билгеле. Монда яшәүчеләр беренче чиратта бу турыда әлеге йортны караучы торак оешмага мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Бүгенге көндә бу оешмаларда 90 төркем төзелгән, аларда 250 кеше эшли. Алар көненә якынча 250 йортның түбәсен чистартып торырга тиешләр. Әгәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп тә оешмалар тарафыннан боз сөңгеләрен чистарту эше алып барылмаса ул очракта экология милициясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның кайнар телефоннары да игълан ителде – 2366666. Тикшерү идарәләре тарафыннан оешмаларга ике кисәтү булганнан соң, аларны административ җаваплылыкка тартачаклар. Юридик затларга беренче штраф – 30, икенчесе 100 мең сум, физик затларга – 3 - 5 мең сум тәшкил итә.
Кемнәрдер боз сөңгеләре кешегә зыян китерергә диеп борчылса, икенчеләр бу уңайдан инде акча да эшли башлаганнар. Казан урамнарында, “боз сөңгеләрен бәреп төшерәм” дигән игъланнарны күп очратырга була. Еш кына бу акча эшләргә теләгән, әзерлексез кешеләрнең гамәле. Әмма башкалада моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар да бар ди Ләззәт Хәйдәров.
Бу шәхси эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган төркемнәр булырга мөмкин. Бар безнең альпинист оешмалар. Алар төрле биек биналарны боз сөңгеләреннән чистарта. Әмма шулай ук булырга мөмкин “соры” эш базары, акча эшләү максатыннан аннан-моннан гына җыелган төркемнәр дә. Шуңа күрә боз сөңгеләрен чистартучыларны чакырган вакытта, бу төркемнең барлык документларын карарга кирәк. Бу төркемнәргә исә 18 яшь тулганнар гына алына, эшкә тотынганчы аларга махсус дәресләр бирелә.
Бөз сөңгеләреннән чистарту эшләрен коммуналь хезмәт өчен түләүләр хисабына, хакимият үз өстенә алса да, күп очракта торак милекчеләре җәмгыятенең йортта яшәүчеләрдән бу уңайдан өстәмә акча җыюлары да билгеле. Әйтик үзәктәге бер йөртта яшәүчеләр, сөңгеләрне бетерү өчен һәр гаиләдән берәр мең сум җыелганнар. Бу гамәл канунга туры киләме, юкмы дигәнгә Ләззәт Хәйдәров болай җавап бирде.
Бәлки мондый торак милекчеләре җәмгыятләре ел дәвамында бу хезмәткә акча җыймаганнардыр бәлки, һәм шундый көтелмәгән хәлләр килеп чыккан вакытта алар яшәүчеләрдән өстәмә акчалар җыярга мәҗбүрләр. Әлбәттә яшәүчеләр бу акчаларның нинди максаттан җыелганын белергә тиешләр.
Соңгы арада Татарстанда кар ишелү нәтиҗәсендә булган фаҗигаләр шулай ук халыкны борчуга салды. Шуңа күрә урман тирәсендә чаңгыда йөрергә яратучыларны, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәрдаим кисәтеп тора. Алай да кар астында калган очракта нишләргә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Светлана Лебедева бу уңайдан берничә киңәш бирде.
Кар астында калган очракта беренче чиратта кулларны биткә таба китереп, борын, авыз тирәсеннән карны чистартырга кирәк. Аннан соң тышка чыгу өчен казый башлаганчы, белергә кирәк сез кая таба карап торасыз өскәме, аскамы. Моның өчен төкереп карарга кирәк. Әгәр төкерек кире кешегә төшә икән, димәк сез битегез белән өскә карап торасыз. Әгәр төкерек кире төшмәсә димәк кире якка казый башларга кирәк була. Иң элек һава күбрәк булсын өчен үзең тирәңдә казырга кирәк. Кар өеме эчендә кычкырудан файда юк, чөнки кар аша тавыш үтми. Әгәрдә кеше кар эчендә ярты сәгатьтән күбрәк тора икән, аның исән калу мөмкинлеге бик аз. Әгәр кеше аңсыз икән, ул кар эчендә иң күбе 2-3 минут кына тора ала дип белдерде гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Светлана Лебедева.

XS
SM
MD
LG