Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәһәре хакимле булды


Башкортстан президенты җомга көнне Мәскәүдә Русия Дәүләт советы утырышы эшендә катнашты.

Ә премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов республиканың нефть эшкәртүчеләр шәһәре Салаватка эш сәфәренә барды.
Хөкүмәт рәисе Салават шәһәре советы утырышында катнашты. Анда Салават шәһәренең яңа хакимият башлыгын сайлау мәсьләләсе каралды. Элекке хакимият башлыгын вазыйфасыннан алганнан соң, бу урынны вакытлыча Хәлил Рәхимов били иде. Сайланучылрның берсе ул булса, икенче намзәт – хакимият башлыгының электән үк урынбасары булып эшләгән Равил Смаков иде. Сайлау үзе күз буяу кебегрәк кенә үтте, дисәң дә була. Чөнки хакимият башлыгы итеп Хәлил Рәхимовның билгеләнәчәге адан ук билгеле иде. Шулай булып чыкты да. Зур күпчелек тавыш белән ул сайланды.

Элегрәк Хәлил Рәхимов республика президентының берәр туганыдыр әле дигән имеш-мимешләр таралып өлгергән иде. Әмма аның Мортаза Рәхимовка тугынлыгы юк һәм үзе татар икәнлеге мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG