Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучылары яңа кульязмалар тикшерде


Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе әгъзалары үзләренең чираттагы утырышын үткәрде.

Әлеге сөйләшү ике яшь авторның кульязмаларын тикшерүгә багышланды. Татар әдипләре башта Балтач районында яшәүче Гөлнара Шәймөхәмәтованың “Дилбәр” исемле романын тикшерүгә кереште. Татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Сабит иң тәүдә төп үзенчәлекне атап китте. “Соңгы елларда татар язучыларының мондый зур күләмле әсәрне тикшергәне юк иде әле, чөнки алар язылмады, - диде ул. - Шуңа күрә дә бу әсәрне җентекле тикшерергә һәм аның кимчелекләре булса, төзәтеп, нәшриятка әзерләү кирәк”. Гомумән алганда, бу роман уңай бәя алды һәм, күпмедер төзәтүләрдән соң, аны китап нәшриятына тәкъдим итү турында килештеләр.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – Борай районыннан килгән икенче татар иҗатчысы Рәйсә Хәлиуллинаның әсәрләрен тикшерү булды. Аның балалар өчен язылган утызлап әкияте тәфсилле тикшерү үтте. Утырышка килгән татар әдәбияте белегече, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов та, башка язучылар да Рәйсә ханымның күпчелек әсәрләрен хуплады һәм шулай ук, кайбер кимчелекләрен бетергәннән соң, китап нәшриятына бастыруга әзерләргә тәкъдим ителде.

Утырыш азагында татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Сабит алда торган эшләргә тукталды. 15 февральдә БР Язучылар берлегенең зур җыелышы үтәчәген һәм анда үзенең дә хисап доклады белән чыгыш ясаячагын әйтте ул. Аннан соң берничә авторның кульязмасын тикшерү дә көн тәртибендә тора диде ул.
XS
SM
MD
LG